Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның яңа илчесе Джон Һантсман Русиягә килде


Джон Һантсман
Джон Һантсман

Америка Кушма Штатларының Русиядәге яңа илчесе Джон Һантсман 2 октябрьдә Мәскәүгә килде.

Мәскәүдәге Америка илчелеге сүзчесе Мария Олсон Твиттерында: "Русиягә рәхим итегез, илче һәм Һантсман ханым", дип язган.

Узган пәнҗешәмбедә АКШ Сенаты Юта штатының элекке губернаторы, республикан Джон Һантсманны Русия илчесе вазифасына раслады.

Элегрәк Сенаттагы тыңлауларда чыгыш ясаганда, Һантсман Русия күрше дәүләтләрнең суверенитетын бозып, Европадагы иминлеккә һәм тотрыклылыкка куркыныч тудыруын дәвам итә, дигән иде. Ул шулай ук Мәскәү 2016 елгы АКШ президенты сайлавына да "һичшиксез тыкшынды" дип белдерде һәм әлеге мәсьәләне Русия хакимияте алдына куячагын әйтте. Кремль тыкшынуларны кире кага.

Һантсман моңа кадәр АКШның Сингапурдагы һәм Кытайдагы илчесе булган. 2012 елда ул президентлыкка намзәтен тәкъдим иткән иде.

Һантсман кытайча да сөйләшә. Аның җиде баласы арасында асрамага алынган кытай кызы бар. Хантстман гаиләсе эре химия ширкәтен җитәкли. Ширкәт эшләре белән гаилә башлыгы бизнесмен буларак Русиягә дә барган булган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG