Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ТНВ-Планета" хоккей уенын беренче тапкыр татар телендә трансляцияли


Алмаз Гафиятов
Алмаз Гафиятов

2 октябрь "ТНВ-Планета" телеканалы "Ак брас" хоккей клубының чираттагы уенын татар телендә трансляцияләячәк. Уенны Алмаз Гафиятов белән Рөстәм Гайзуллин шәрехләргә җыена.

Дүшәмбе "Ак барс" хоккей такымы Новосибирскиның "Себер" такымы белән уйнаячак. Ярышны ТНВ телеканалының спорт тапшырулары баш редакциясе җитәкчесе Алмаз Гафиятов белән шоумен һәм алып баручы Рөстәм Гайзуллин комментариялиләр, дип хәбәр итә "Яңа гасыр" (ТНВ) телерадиоширкәтенең матбугат хезмәте.

"Минем уйлавымча, бүген "ТНВ-Планета" телеканалында тарихи вакыйга булырга тиеш. Беренче тапкыр хоккей уены без күнеккән урыс телендә түгел, ә татар телендә трансляцияләнә. Бу вакыйга Русия журналистикасы тарихында аеруча зур игътибар белән өйрәнелә. Без "Яңа Гасыр" телеканалында татар телендә трансляцияләнгән хоккей уеннарын телевизор караучылар яратыр һәм татар телендәге хоккей телерадиоширкәтнең зур табышына әйләнер дип ышанабыз", ди Алмаз Гафиятов.

"ТНВ-Планета"да татарча хоккей күрсәтү турында сүз күптәннән бара. Ләкин татар телендә уеннарны карау аудиториясе зур булмаска мөмкин, дип әлеге идеянең дәвамы булмады. Гафиятов "хәзер моны тормышка ашыру өчен уңайлы вакыт килеп җитте", дип саный.

Бүген ТНВ каналында хоккей трансляциясе, гадәттәгечә, урыс телендә алып барыла, ә "ТНВ-Планета" телеканалы уенны татар телендә трансляцияләячәк. "Телеканалның рәсми сайтында әлегә онлайн-трансляцияләр алып барыла алмый, чөнки моның өчен "Яңа Гасыр" телеканалының тулы хокукы юк," ди Алмаз Гафиятов.

"Ак Барс" һәм "Себер" такымнарының очрашуы "ТНВ-Планета" телеканалында кич 7 сәгать 30 минутта башлана.

XS
SM
MD
LG