Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испания патшасы Каталония мөстәкыйльлеге турындагы референдумны хөкем итте


Испания патшасы Фелипе VI
Испания патшасы Фелипе VI

Испания патшасы Фелипе VI Каталония җитәкчелеген, референдум уздырып, демократия принципларын бозуда гаепләде. Референдем уздыручылар бөтен ил тотрыклылыгын куркыныч астына куйды, дип белдерде.

Телевидение аша мөрәҗәгатендә Фелипе VI Испаниянең бербөтенлеге яклы булуы турында сөйләде. Шул ук вакытта патша испан полициясенең көч куллануына бәйле каталан халкының борчуларын аңлавын да әйтте.

Сишәмбе, 3 октябрьдә 700 меңнән артык кеше Барселона урамнарына чыкты. Алар референдум барышында хакимиятләрнең көч куллануына ризасызлык белдерде. Төбәктә җәмәгать транспорты эшләмәде. Каршылык чарасында катнашучылар Европа берлеген вазгыятьне хәл итешергә чакыра.

Каталан янгын сүндерүчеләре каршылык чарасында
Каталан янгын сүндерүчеләре каршылык чарасында

1 октябрьдә Каталония мөстәкыйльлеге турында референдум узды. Төбәк җитәкчелеге белдерүләренә караганда, сайлаучыларның 90 проценты Каталониянең бәйсезлеге өчен тавыш биргән. Мадрид референдумны канунсыз дип атады. Полиция белән бәрелешләрдә меңләп кеше яраланды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG