Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Африка студенты үлемен тикшерү тәмамланган


Казанда үтерелгән 24 яшлек Мәхджуб Тиджани Хәсән
Казанда үтерелгән 24 яшлек Мәхджуб Тиджани Хәсән

Африканың Чад дәүләтеннән килгән КФУ студентын үтерү эшен тикшерү тәмамланган. Якын арада эш мәхкәмәгә тапшырылачак.

Гаепләнүчеләр Роман Хәлилов һәм Руслан Архиповка 18 эпизодта гаепләү белдерелгән. Моңа талаулар, сәламәтлеккә авыр зыян китерү, үтерү һәм экстремистик юнәлешле җинаятьләр кылу өчен оешкан төркем булдыру керә. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан эчке эшләр министрлыгы вәкиле Тимур Шакирҗанов белдерде.

Прокурор тарафыннан расланган гаепләү йомгаклавы белән җинаять эше тиздән мәхкәмәгә тапшырылачак диелде.

Чадтан килгән 24 яшьлек студентның мәете бу елның 16 февралендә Гадел Кутуй урамында, КФУ тулай торагы янында табылган иде. Яшь егет күпсанлы пычак яраларыннан үлгән.

Март башында Африка студентын үтерүдә шикләнелгән 22 яшьлек Руслан Архипов (элекке фамилиясе Хиалеев) һәм 19 яшьлек Роман Хәлилов тоткарланды. Ике егет тә гаепләрен танып, күрсәтмәләр бирде. Полиция мәгълүматларына караганда, алар такырбашлар оешмалары идеологиясен алга сөргән. Икесе дә моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тартылган булган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG