Accessibility links

"Русия президентының Согуд патшасы белән очрашуында Миңнехановның катнашуы табигый"


Миңнехановның Согуд Гарәбстанына сәфәре. 2017 елның феврале
Миңнехановның Согуд Гарәбстанына сәфәре. 2017 елның феврале

Русия президентының Согуд Гарәбстаны патшасы белән очрашуында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы табигый, чөнки ул "Русия - Ислам дөньясы" төркемен җитәкли, ди белгечләр.

5 октябрь Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин Согуд Гарәбстаны патшасы Сәлман бин Габделазиз әл-Согуд белән очраша. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак. Белгечләр әлеге ике ил җитәкчесенең очрашуында Миңнехановның катнашуы аның "Русия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме җитәкчесе булуы белән бәйле дип саный.

Рәфыйк Мөхәммәтшин
Рәфыйк Мөхәммәтшин

Рәфыйк Мөхәммәтшин, Болгар ислам академиясе ректоры:

"Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның очрашуда катнашуы очраклы түгел, чөнки ул "Русия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау иҗтимагый төркемен җитәкли. Шуңа күрә Русия президенты тарафыннан Татарстан президентына мөселман илләре белән мөнәсәбәтләрне урнаштыру өчен кайбер вәкаләтләр бирелгән. Шул сәбәпле Миңнехановның бу очрашуда катнашуы бик табигый күренеш дип саныйм.

Согуд Гарәбстаны белән Русия арасында багланышлар киң дип әйтеп булмый. Согуд Гарәбстаны икътисади яктан АКШ белән бик тыгыз бәйле һәм шуңа күрә аларга мөстәкыйль зур проектлар башлап җибәрү шактый авыр булачак. Шуңа Татарстан президентының очрашуда катнашуы, бу юнәлештә сөйләшүләр алып бару өчен кирәк.

Быел февральдә Миңнехановның Согуд Гарәбстанына барып патша белән очрашуы Русиядә әлеге ил белән кызыксыну артканын күрсәтә", ди ул.

Азат Ахунов
Азат Ахунов

Азат Ахунов, КФУ доценты:

"Рөстәм Миңнеханов бит "Русия - Ислам дөньясы" төркеме җитәкчесе. Шуңа бу очрашуга түрә һәм әлеге төркем җитәкчесе буларак чакырылган.

Аннары соңгы елларда Русиянең тышкы сәясәте Көнчыгышка күбрәк юнәлдерелгән. Көнбатыш белән мөнәсәбәтләр начарайган саен Көнчыгыш илләре белән киресенчә яхшыра бара. Көнчыгыш илләрнең элекке Совет берлегенә кергән илләр һәм Русиягә карата мөнәсәбәте яхшы. Мәскәү үзенә карата Көнбатыш тарафыннан кертелгән санкцияләр вакытында Көнчыгыш сәясәтен үстерә һәм моның өчен күптәннән килгән ысул куллана, ягъни татарларны файдалана. Чөнки татарлар - мөселманнар һәм шул сәбәпле Мәскәү алар аркылы Русия сәясәтен алга үткәреп җибәреп булмасмы дип исәп тота.

Мондый чараларда нигездә ике шәхесне катнаштыралар - Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыровны. Күбрәк Миңнеханов җәлеп ителә. Аннан башка бу очрашуны күз алдына да китереп булмый, чөнки ул Русиянең Көнчыгыштагы сәясәтенең мөһим бер фигурасы".

* * * *

Гарәп дөньясы белән араларны җайлау эшен татар-мөселманнарга тапшыру гадәте инде күптәннән дәвам итә. XX гасыр башында Хиҗаз патшалыгында Совет берлеге илчесе булып чыгышы белән Башкорстаннан дипломат Кәрим Хәкимов хезмәт иткән булган. Хәкимов атып үтерелгәч Согуд Гарәбстаны патшасы СССР белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзә һәм 1990нчы елларга кадәр, СССР җимерелгәнче диярлек ике ил арасында илчелек булмый.

Татарстанның яңа заман тарихында Согуд Гарәбстаны белән хезмәттәшлеге 2006 елда башлана. Ул вакытта Татарстан президенты булган Миңтимер Шәймиев Җиддәдә Ислам конференциясе оешмасы җитәкчелеге белән очраша. Аннан соң илнең мәдәният министры Татарстанга сәфәргә килә һәм ике якның мәдәният министрлары арасында рәсми кәгазь имзалана.

2007 елда Татарстанның ул вакыттагы президенты Миңтимер Шәймиевкә "Исламга хезмәт итү өчен" Фәйсал патшасы бүләге тапшырыла.

2007 елда Татарстанда Гарәбстан мәдәнияте көннәре үтә, аның кысаларында Казанга сынлы сәнгать һәм фоторәсемнәр күргәзмәләрен алып киләләр. Шул дәвердә төзелгән килешү нигезендә Согуд Гарәбстаны Татарстанга ислам турында шактый күп китап бүләк итә.

Нәтиҗәдә 2011 елның 4 апрелендә Казанда Русия ислам институтында Согуд Гарәбстаны патшалыгының дәрәҗәле кунаклары катнашлыгында 22 мең кыйммәтле, кадерле хезмәтләрдән тупланган китапханә ачылу тантанасы үтә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG