Accessibility links

Истанбулда АКШ баш консуллыгы хезмәткәре Метин Топуз "конституция төзелешен көч белән үзгәртергә омтылуда", "шпионлыкта" һәм "Төркия хөкүмәтен бәреп төшерергә омтылуда" гаепләнә.

Топузны кулга алу карарын Истанбул прокуратурасы чыгарган дип яза Анадолу агентлыгы. Ул америка дипмиссиясе хезмәткәренең элекке прокурор Зәкәрия Озем һәм Фәтхулла Гүлән хәрәкәтенә бәйле полиция җитәкчеләре белән элемтәләрен ачыклаган.

Топузга "конституция төзелешен көч белән үзгәртергә омтылуда", "шпионлыкта" һәм "Төркия хөкүмәтен бәреп төшерергә омтылуда" гаепләү белдерелгән.

4 сентябрьдә Төркия мәхкәмәсе 2016 елгы хәрби фетнә вакытында президент Рәҗәп Эрдоганны үтерергә омтылуда гаепләп 34 кешене гомерлек төрмә җәзасына хөкем итте.

Төркиядә былтыр 16 июльгә каршы төндә хәрби фетнә омтылышы булды. Ул хакимият тарафыннан бастырылды. Фетнә вакытында 230дан артык кеше һәлак булды, 2 меңнән артык кеше яраланды.​

Фетнә омтылышы өчен хакимият АКШта сыену алган дин әһеле Фәтхулла Гүләнне гаепләде. Гүлән эше кысаларында тоткарлаулар башланды. Фәтхулла Гүлән гаепләүләрне кире кага.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG