Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:51

"Бәхетле" азык-төлек кибетләре челтәре сатуга куелган. Бу хакта "Ведомости"га ширкәтнең бер хезмәткәре һәм челтәрнең контрагентларыннан ике менеджер хәбәр иткән.

"Бәхетле" азык төлек кибетләре челтәренең хуҗабикәсе Мөслимә Латыйпова челтәрне сату турында 6 октябрьдә таралган хәбәрләрне кире кага. Бу турыда ул "Бизнес online" интернет газетына белдергән. Шул ук вакытта Латыйпова Мәскәүдәге кибетләрне сату мөмкинлеге каралуын белдергән. Һәм сатылган очракта да, бары Мәскәүдәге кибетләрнең генә сатылачагын әйткән.

"Бәхетле" челтәренең сатугы чыгарылуы турында "Ведомости" хәбәр иткән иде.

"Ведомости" язуынча, кибетләр челтәре 10 млрд сумга бәяләнгән. Әлеге сумманың иң зур өлеше (9,35 млрд сум) Татарстан кибетләренә карый. Биредә кибетләр ширкәтнең үз милке булып тора. Мәскәү кибетләре 650 миллион сум белән бәяләнә, анда супермаркетлар арендага алынган биналарда урнашкан.

Ширкәтнең сайтындагы мәгълүматка караганда, Казанда - 18, Мәскәүдә 8 "Бәхетле" кибете бар. Ике супермаркет Новосибирскида, берешәр кибет Чаллыда, Түбән Камада, Иннополиста һәм Барнаулда урнашкан.

Былтыр "Бәхетле" челтәре үзенең Түбән Новгородтагы супермаркетын япкан иде. Андагы кибет ике ел да эшләп өлгермәде.

Мөслимә Латыйпова Русиянең иң уңышлы хатын-кызларыннан санала. 2013 һәм 2014 елларда Forbes басмасы аны Русиянең иң бай 10 хатын-кызы исемлегенә керткән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG