Accessibility links

җомга, 20 октябрь 2017, Казан вакыты 17:20

Татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләр белән таныштыруны дәвам итеп, сезгә американ язучысы Стивен Кингның 1986 елда дөнья күргән "Ул" ("It") исемле әсәренән өзек тәкъдим итәбез.

Җанвар (IT)

1нче бүлек. Су басудан соң (1957 ел)

1

Тагын егерме сигез ел дәвам итеп, әллә бетәчәк, әллә тагын барачак бу мәхшәр нәрсәдән башланды дисәгез, ишетегез: газета кисәген бөкләп ясалган кечкенә генә корабчык коеп яуган яңгыр аркасында тәмам күпергән су канавы буйлап йөзә иде…

3

Хәзер Джордж, Уитчем–стрит буйлап чабып, аска таба йөзгән корабын куып тотмакчы була иде. Ул тиз йөгерде, әмма су тагын да җитезрәк иде, шуңа кораб ерайганнан–ерагая барды. Көчәя барган гүлaәү тавышы ишетелде һәм Джордж канау буйлап аккан яңгыр суының тагын илле ярд агып, бордюр ташындагы озынча ярымтүгәрәк су тишегенә киткәнен күрде. Аның күз алдында гына, су тишегенең иләмсез авызы, ялтырап торган кара кайрылы, яфраксыз агач ботагын йотты: ботак бер мизгел генә туктап торды да, аннан каядыр бик тирәнгә чумды. Кораб та нәкъ шунда ашыга иде.

– Аһ, шалкан! – дип, коты очып кычкырды Джордж.

Ул тизлеген арттырды һәм менә–менә корабын судан тартып алам дип уйлады, әмма кинәт кенә аның аягы таеп китте һәм, ул, тезен ерттырып, җиргә егылды һәм авыртудан кычкырып куйды. Хәзер ул таш түшәлгән юлда яткан килеш корабының, чираттагы су әйләнмәсенә эләгеп, ике тапкыр түгәрәк буйлап йөзгәнен һәм каядыр юкка чыкканын күзәтте.

– Аһ, син шалкан! – дип тагын кычкырды ул һәм йодрыгы белән гудронга сукты. Хәзер кулы да авырта башлады һәм Джордж елап җибәрде. Корабыңны шулай югалт инде, ә!

Ул торып басты да, су тишегенә таба килде. Тезләнеп, аска карады. Караңгы тишеккә төшкән суның гүләгән тавышы яңгырады. Бу гүләүдән Джорджиның тәне чымырдап куйды, тавыш аңа тегене искә төшерде...

– Аһ! – Ул ничек кычкырганын сизми дә калды һәм шунда ук сикереп тә куйды.

Анда сары күзләр – базга төшкәндә һәрвакыт күз алдына китергән, әмма беркайчан да күрмәгән сары күзләр иде. Бу ниндидер җәнлек, җәнлек... башка бер–бер артлы төрле уйлар килә башлады... җәнлек, бәлки, берәрсенең мәчеседер, су белән шунда агып төшкәндер.

Менә ул торып чабарга әзерләнде... бер–ике мизгелдән, баш мие бу сары күзләрне күрүдән туган шокны уздырып җибәрү белән, алны–ялны карамыйча томырылыр иде. Ул бармаклары астында гудронның каты һәм тупас өслеген һәм гудрон өстендәге салкын су катламын тойды, һәм шулчак тавыш яңгырады, гади, хәтта рәхәт тавыш аңа су тишегеннән мөрәҗәгать итте.

– Сәлам, Джорджи.

Джордж күзен ачып йомды һәм янә аска карады. Карады да, үз күзләренә үзе ышанмады. Бу җәнлекләр сөйләшә һәм бии торган уйдырма китапларга һәм фильмнарга охшаган хәл иде. Әйе, ун яшькә олырак булса, ул үзе күргәненә ышанмас та иде, әмма ул уналты ел яшәргә өлгермәде шул әле. Алты яшь кенә аңа.

Су тишегендә клоун–шамакай утыра иде. Андагы яктылыктан исең китәрлек түгел инде, әмма яктының булган кадәре дә Джорджи Денброга күзләренә ышанырга мөмкинлек бирде. Нәрсә күрде ул дисезме? Чып–чын циркта яки инде телевизорда кеше көлдерүче клоун иде бу. Джорджи аның ак йөзен, пеләш башның ике ягыннан бүртеп чыккан җирән чәчне һәм авыз тирәсендә ясалган зур клоун елмаюын күрде. Джорджи берничә ел соңрак яшәгән булса, ул, һичшиксез, Рональд Макдональд турында уйлар иде, шуннан соң гына телевизорда күргән башка клоуннар искә төшәр иде.

Шамакай бер кулында һәммә төстәге шарлардан бәйләм тоткан иде.

Ә икенче кулында – Джорджиның корабы.

– Корабың кирәкме, Джорджи? – Шамакай елмаеп җибәрде.

Джорджи да елмайды. Ул берни эшли алмады, мондый елмаюга җавап бирмичә булмый иде.

– Әйе, кирәк.

Шамакай көлергә тотынды.

– «Әйе, кирәк». Бик әйбәт! Бик әйбәт бу! Ә шар кирәкме?

– Әйе инде... – ул бераз алга сузылды... ә аннары, теләр–теләмәс кенә, кулын алды. – Белмәгән кешеләрдән берни дә алырга ярамый миңа. Әтием шулай диде.

– Синең әтиең бик акыллы, – дип елмаеп җавап бирде шамакай үзенең су тишегеннән. Ничек инде, дип сорады үзеннән Джордж, аның күзләре сары булсын ди? Алар бит, нәкъ аның әнисе һәм Биллныкы сыман, зәңгәр һәм ялтырап та торалар әле. – Әйе, бик акыллы әтиең. Шуңа күрә мин танышырга телим. Мин, Джорджи, Боб Грей булам, мине тагын Пеннивайз, Биюче шамакай дип тә йөртәләр. Пеннивайз, таныш бул, Джордж Денбро, Джордж Денбро, Пеннивайз белән таныш. Хәзер без бер–беребезне беләбез. Син мине беләсең, ә мин сине беләм. Шулаймы?

Джордж көлеп куйды:

– Ярар, –дип корабка үрелде ул... һәм тагын кулын кире алды. – Ә син ничек анда төштең?

– Җил белән яңгыр мине шунда өреп төшерде, – дип җавап бирде Биюче шамакай Пеннивайз. – Алар бөтен циркны шунда өрдерделәр. Цирк исен сизәсеңме, Джордж?

Джордж алга иялде. Кинәт кенә җир чикләвеге исе борынны ярды! Яңа кыздырылган кайнар җир чикләвеге иде бу! Тагын серкә тәме, тишек капкачтан фри бәрәңгесенә сибә торган ак серкә! Тагын, тагын баллы мамык һәм пәрәмәчләр! Бераз гына цирк хайваннарының тир исе. Цирк мәйданындагы чүбек исен дә таныды ул. Әмма шул ук вакытта...

Шул ук вакытта болганчык су агымының исе дә, черегән яфрак һәм су тишегендәге караңгы шәүләләрнең исе дә беркая юкка чыкмады. Дымлы, юеш һәм черек ис. Баз исе.

Әмма башка исләр көчлерәк иде.

– Әлбәттә сизәм.

– Корабың кирәкме, Джорджи? – дип сорады Пеннивайз. – Кабатлап сорыйм әле, ул сиңа бик кирәк тә түгел бугай. – Ул, елмаеп, корабны өскәрәк күтәрде. Шамакай зур кызылсары төймәле, капчык сыман ефәк кием кигән иде, өстендә җете–зәңгәр галстук, кулында гадәттә Микки Маус белән Дональд Дак кия торган зур ак бияләйләр иде.

– Әйе, кирәк. – Джордж су тишегенә карый иде.

– Ә шар кирәкме? Миндә кызылы, яшеле, сарысы, зәңгәре...

– Ә алар очамы?

– Очалармы? – Шамакайның күзе түгәрәк булды. – Әйе, әлбәттә, очалар. Алар очалар! Тагын баллы мамык та бар.

Джордж су тишегенә үрелде.

Шамакайның аның кулын эләктерде.

Һәм Джордж шамакайның чырае үзгәрүен күрде.

Ул хәзер күргән коточкыч нәрсә белән чагыштырганда, баздагы иң, иң куркыныч җанварлар да татлы хыяллар гына иде. Бер күрүе булды, бу дәһшәттән ул шунда ук акылын җуйды.

– Алар очалар, – дип, басынкы һәм көлемсерәгән тавыш белән мыгырдады су тишегендәге җанвар. Ул, Джорджиның кулын бик кысып тотып, малайны гүләп–котырып агып, яңгыр белән килгән чүпне мәңгелек океанга илтүче су аккан коточкыч караңгылыкка тарта иде. Джордж, бу кара чиксезлекне күрергә теләмичә, муенын борды һәм, яңгырга дәшкәндәй, кычкырып җибәрде, ул 1957 елның көзендә, теге шомлы көннең икенче яртысында Дерри өстендә киң дуга булып бөгелгән көзге ак күккә акырды. Аның җан өзгеч ачы кычкыруын бөтен Уитчем–стрит ишетте: теге су тишеге тирәсендәге һәр йорт җәмәгате йә тәрәзләргә килеп терәлде, йә болдырларга чыгып басты.

– Алар очалар – дип ырлады Җанвар, – очалар. Джорджи, минем белән аска төшсәң, син дә очарсың, оча...

Джорджиның җилкәсе бордюр ташына кысылды, һәм Дэйв Гарденер, су басу аркасында «Аяк киемнәре»нә, ягъни эшенә бармыйча калган абзый, сары плащ кигән малайны, болганчык суда кычкырып һәм калтыранып яткан малайны күрде.

– Аста бар да оча, – дип пышылдады көлемсерәгән иләмсез тавыш, ә аннары малай нәрсәнеңдер ертылганын ишетте, шунда ук барын да оныттырырга сәләтле коточкыч авырту хисе таралды, шуның белән Джордж Денбро өчен бар да туктады.

Дэйв Гарденер анда иң беренче барып җитте, гәрчә ул беренче кычкыру яңгырап, кырык биш секунд үтүгә йөгереп килеп җитсә дә, Джордж Денбро үлгән иде инде. Гарденер малайның аркасындагы плащны эләктерде, аны түшәлгән ташка сөйрәп чыгарды... һәм, Джорджиның тәне әйләнгәч, үзе дә кычкырырга тотынды. Плащның сул ягы җете–кызыл төскә керде. Яңа гына малайның сул кулы булган урында ертылган тишектән кан ага иде. Ертык тукымадан җилкә сөягенең эре башы ялтыраганы күренде.

Дэйв, аксап–калтырап, урамда йөгергән башка кешеләргә каршы чыкканда, малайның күзләре аксыл күккә карап катканнар һәм яңгыр суына бата башлаганнар иде...

Айдар Шәйхин тәрҗемәсе
“Тәрҗемәханә” бүлегендәге язмаларда тәрҗемә авторларының стиль үзенчәлекләре саклана

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

тәрҗемәханә

Хөрмәтле укучылар! Дөнья әдәбиятының татар теленә бик аз тәрҗемә ителгәнен искә алып, Азатлык "Тәрҗемәханә" дигән яңа шәлкем ачып җибәрде. Бу шәлкемдә дөньякүләм популяр әсәрләрдән өзекләр татарча тәкъдим ителә. Әлеге тәҗрибә телебезнең кулланылышы артуга уңай йогынты ясар дип өметләнәбез.

XS
SM
MD
LG