Accessibility links

7 октябрь – журналист Анна Политковская үтерелгәнгә 11 ел


Анна Политковская, 2001 ел
Анна Политковская, 2001 ел

Петербурда Анна Политковскаяны искә алу чарасы уза. "Новая газета" журналистны үтерүнең төбендә сәясәт ята дип яза.

Анна Политковскаяны искә алу чарасы Петербур шәһәрендә узачак һәм чара хакимиятләр белән килештерелгән. Бу закта Фейсбукта шәһәрнең канун чыгару җыены депутаты Борис Вишневский хәбәр итә. Аның сүзләренчә, Петербурда кеше хокуклары вәкиле Александр Шишлов тырышлыгы белән чараны килештерә алганнар.

"Бүген, 11 елдан соң да Анна Политковскаяны үтерү эше ачылмаган дип әйтеп була. Алдагы елларда да, һәм киләчәктә дә ачылмаячак. Бу – хокук саклау системасының көчсезлеге түгел. Бу – сәясәт", дип яза "Новая газета". Августта Политковскаяга 59 яшь тулган булыр иде.

Анна Политковская 2006 елның 7 октябрендә үз өе керешендә атып үтерелде. Үтерүне оештыруда гаепле дип табылган Лом-Али Гайтукаев гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде. 2017 елның июлендә Гайтукаевның Вологда өлкәсе колониясендә үлгәнлеге мәгълүм булды. Үлемнең сәбәпләре билгеле түгел.

Үтерүне оештыруда катнашкан дип танылган Сергей Хаҗикорбанов 20 елга, Җәбраил Мәхмүдов – 14, ә аның абыйсы Ибраһим 12 елга ирекләреннән мәхрүм ителде.

Политковская "Известия" һәм "Воздушный транспорт" газетларында эшли. 1994 елга кадәр "Мегаполис Экспресс" басмасында күзәтүче була. 1994-1999 елларда ул "Общая газета"да гадәттән тыш хәлләр бүлеге күзәтүчесе һәм редакторы.

1999 елдан Политковская "Новая газета"да эшли башлый. Кайнар нокталарга бара. 2000 елда Чечнядагы сугышны яктырткан өчен "Русиянең алтын каләме" бүләгенә ия була. Политковскаяның "Новая газета"да соңгы язмасы "Карательный сговор" дип аталды һәм ул федерал көчләр ягындагы чечен отрядлары эшчәнлегенә багышланды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG