Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:47

Казанда Навальныйга теләктәшлек чарасына килгәннәрне мәйданга кертмәделәр


Казанда оппозиционер Алексей Навальныйга теләктәшлек чарасы

Казанда оппозиционер Алексей Навальныйга теләктәшлек чарасына 250ләп кеше җыелды.

Казанның Ленин исемендәге мәдәният сарае янындагы Дементьев һәйкәле торган мәйданда Навальныйга теләктәшлек чарасы каршылыклар белән башланды.

Полиция башта чарага килгән журналистларны һәм теләктәшлек белдерүчеләрне кертмәде. Тәртип саклаучылар чара булу турында белдерү килештерүендә 30 гына кеше катнашачагы күрсәтелгән дигән сәбәпне әйтте. Журналистлар хокук бозу була дип белдергәч, аларны керттеләр, әмма Idel.Реалии журналисты мәйданны уратып алган тимер рәшәткәләр артында калды. Пресс-картасы таләпләргә туры килми дигән сылтау табылды.

Казанда Навальныйга теләктәшлек чарасы
Казанда Навальныйга теләктәшлек чарасы

Мәйданга үткәннәрнең кулларында "Навальныйны сайлауда катнаштыруны таләп итәбез!", "Дебатка чык, әмма полицияне җәлеп итмә", "Мин Навальныйга теләктәш булган өчен монда" һәм башка язулар бар иде.

Мәйданга үтә алмаганнар "Ирек", "Туган көнең белән", "Пенсиягә вакыт" дигән шигарләр дә кычкырды. Кул да чаптылар. 7 октябрь Навальныйга теләктәшлек чарасы Русия президенты Владимир Путынның туган көне уңаеннан да үтә.

Русиянең 80нән артык шәһәрендә оппозиционер Алексей Навальныйга теләктәшлек чаралары тоткарлаулар белән уза.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG