Accessibility links

"ВИМ-Авиа" ширкәтенең юкка чыгу ихтималы нәтиҗәсендә, Төркия, Кырым, Греция һәм Кыпрыска юллама бәяләре 10-20 процентка артырга мөмкин.

Әлеге юнәлешләрдә "ВИМ-Авиа" очышларының өлеше зур иде дип белдергән турбизнес вәкилләре "Ведомости"га.

Чартер юнәлешендәге очышларның 15 проценты "ВИМ-Авиа"ныкы булган. Бер авиширкәт өчен бу зур сан ди Русия туропрераторлары берлеге җитәкчесе Майя Ломидзе. Аның сүзләренчә, Русиядә туристларны "ВИМ-Авиа"дагы бәягә йөртергә теләүче авиаширкәтләр юк.

Русиянең иң зур һава ширкәтләре унлыгына керүче "ВИМ-Авиа", финанс проблемнары сәбәпле, 25 сентябрьдә чартер очышларын туктатуын игълан итте.

28 сентябрьдә Росавиация әлеге ширкәтнең бурычлары җиде миллард сум тирәсе тәшкил итүен белдерде. Шул ук көнне хөкүмәт резерв фондтан 98 миллион сум бүлеп бирү карарын чыгарды. Алар 40 меңнән артык юлчыны Русиягә кайтару өчен бүленде.

Дүшәмбе Русия транпсорт министрлыгы хәбәр итүенчә, 26 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр эчке һәм халыкара рейсларда 36 меңнән артык юлчы кайтарылган. Аларның биш меңе чит ил авиаширкәтләре, 17,5 меңе "ВИМ-Авиа"ның үз очкычлары, калганнары Русия авиаширкәтлре ярдәмендә кайтарылган, диелә.

16 октябрьдән "ВИМ-Авиа" регуляр очышларын да туктатачак.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG