Accessibility links

Азатлык 1917 елда нәшер ителгән татар матбугаты, анда басылган мәкаләләр белән таныштыруны дәвам итә.

"Йолдыз" газеты 1905 елда нәшер ителә башлый. Ул иң озын тарихлы татар басмасы санала. Аның мөхәррире Гафур Коләхмәтов була. 1918 елда хакимияткә большевиклар килү белән ул нәшер ителүдән туктый.

"Йолдыз" газеты, Казан
9 октябрь, 1917 ел (№1840)

Солых мөзакәрәсе башланды

Хөкүмәтемезнең солыхны кабул итеп-итмиячәге безгә мәгълүм түгел, әмма Яурупада хәзер солых мөзакәрәсе (сөйләшүләр) башланганга хисап кыйлырга кирәк. Сугышның туктаганы юк әле, ул һаман бара, әмма солых хакында мөзакәрә дә үз юлы белән һаман бара. Бу мөзакәрә бер зур өстәл әйләнәсенә тезелеп утырган вәкилләр арасында түгел, Яурупа дәүләтләренең Харҗия вәзирләренең нотыкларында гына. Иң элек моны папа җәнабләре башлады, ул: "Германия Франция белән Бельгиядән чыгарга риза", - диде. Моңа каршы Франция: "Без Эльзас–Лотарингия үземезгә кире кайтарылмаган тәкъдирдә, солых мөзакәрәсенә керешмимез", - диде. Моңа каршы Германия: "Эльзас белән Лотарингияне кайтару ихтималымыз юк", - диде.

Мөзакәрәгә Англиянең олуг вәзире Джордж та катышты: "Эльзас- Лотарингия Франциягә кайтарылмаслык булганда, без солыхымызга катышмыймыз, әгәр ул вилаятләр кайтарылачак булса, без дә уйланып багармыз", - диде.

Бу ни дигән сүзләр? Болар чынлап солых хакында сатулашу түгелме? Һичбер мөгаһдә (килешүдә) сатулашмыйча булмый, әмма сатулаша башлагач, кул сугышасы гына кала. Бу сатулашулар берничә вакытларга сузылыр, әгәр дә бер тараф кул сугар да, мөзакәрә рәсми юлга кереп китәр.

Бу сүз – Русияне хисапка алмау, аны беткәнгә хисап кылу дигән сүз

Бу мөзакәрәгә фәкать безнең Русия генә катышмый, Русияне мөзакәрә килешүчеләр дә телгә алмыйлар. Бусы ни дигән сүз? Менә бу сүз бик яман, аны Алексеев тәрҗемә кыла башлаган иде, соңыннан ул да сүзен кайтарып алды. Бу сүз – Русияне хисапка алмау, аны беткәнгә хисап кылу дигән сүз.

Туйдан соң, бер заман Русия дә катышмый калмыячак, ләкин ул иң элек Германия белән соңра Япуния вә Америка белә мөзакәрә кыйлышачак. Бу мөзакәрә, әлбәттә, һич татлы булмас, ләкин ни эшләмәк кирәк, вакытында аяк киенмәгән дәүләтләрнең хәле шулдыр.

Мөтфакларымызның безне читкә калдырачакларын аңлар өчен, безнең мәмләкәттә булмый торган зур фазыйләт кирәк микәнни?

Һади Максуди

Хан мәсҗеде манарасы хакында

Узган җомга көн чыккан номерында "Крестьянски газета" баш мәкаләсендә Сөембикә манарасы хакында ошбу сүзләрне яза:

"Соңгы көннәрдә Сөембикә манарасы хакында сугыштан һәм ризык мәсьәләсеннән бәхәс кылган шикелле бик җитди рәвештә бәхәс итәләр. Аның тугрысында сөйләшү белән генә калмыйлар, бәлки, тынычсызланалар. Бәхәсләшәләр, хәтта җылыйлар. Фикерләренең тугълануларына сәбәп булган нәрсә – мөселманларның мәзкүр (әлеге) манарага ай куярга ният итүләредер.

Мөселманлар бу эшкә бик җитди һәм катгый рәвештә керештеләр. Алар инкыйлаби юл белән – халыкларның үз мукыгъларын (тәртипләрен) үзләре тәгаен итү юлы илә дәүләт гербын алдылар. Ләкин аның урынына ай куярга ни-нәрсәдер аларга уңайсызлады. Ай хәзерләнеп җитмәгәнме яки русларның игътиразлары (аркылы төшү) аларга тәэсир иттеме, белмимез, ләкин аңар карап кына тугланулар, сөйләүләр, бәхәсләшүләр туктамады, бәлки, тагы да артты гына. Шуның нәтиҗәсендә бер милләтнең икенчесеннән аерылуы, әминиятсезлеге (ышанмаулары) һәм дошмангылы гына арта бара. Гавам (масса) халкы карашында мәсьәлә зур иде. Бик мөһим һәм зур мәсьәләгә әйләнеп китте, хәтта шәһәрдән тышка гына түгел, губерниядән тышларга да җәелеп китте.

Бу мәсьәлә хакында әсаса (төпле) фикер йөртергә керешмәсәк тә, мәсьәләгә камил битараф булып, җитди карап кына булса да, бераз мәсьәләне яктыртырга тугры килә.

Сөембикә манарасында ике башлы каракош сурәте урынына ай куелудан Казан да, Русия мәмләкәте дә һәлак булачак түгел

Иң элек шуны әйтергә тиештер ки, халыкка борчылырлык, хосуса күз яше түгәрлек эш һич булганы юк. Сөембикә манарасында ике башлы каракош сурәте урынына ай куелудан Казан да, Русия мәмләкәте дә һәлак булачак түгел, хәтта кечкенә генә зарар да киләчәк түгел, Казан һаман да Казан булып калачак, Русия дә Русия көенчә калачак. Хәтта аның күршесендә булган провославный соборларның башлары да аңар карап күчереләчәк һәм алыначак түгел, бу – иң беренчесе һәм иң мөһиме.

Сөембикә манарасы хакындагы мөбәхәсәләрне ике төрле һәм ул тарафка да, бу тарафка да зарарсыз рәвештә хәл кылырга мөмкин һәм бу ике карарның икесен дә хәл итү бөтенләй тарихи фәннәр әһелләре кулында булган бер эштер. Инкыйлабның Русиядәге милләтләрнең мөсәвәт бирү дигән бөек принцибына бәная мөселманнар бу манарга малик, шул вакытта гына хуҗа була алачаклардыр ки, әгәр ул манараның Казан ханлыгы вакытында мөселманнар тарафыннан бина ителгәнлеге һәм анда мөелманнарның дини максатлары хезмәт ителгәнлеге исбат ителсә. Бу соңгысы бик мөһимдер, чөни хаҗ христианнарның дини бер галәмәтләре булган шикелле, хәләл дә мөселманнарның дини галәмәтләредер.

Әмма мәмәләкәт галәмәте кирәк Казан мөселманнары булсын, кирәк Русияләр өчен булсын – бердер, ягъни каракош сурәтедер. Менә мәсьәләгә шул җәһәттән карап гамәл кылырга кирәк һәм әгәр дә Сөембикә манарасының Казан ханлыгы вакытында татарлар тарафыннан бина ителгәне һәм дини максатларды хезмәт ителгәнлеге рад кылынмаслык дәрәҗәдә исбат ителсә, ягъни аның мәчет яки манара булганлыгы исбат ителсә, ул вакытта мөселманнарның манараны дәгъва кылырга хаклы икәнлеген тәсдыйкъ итәргә һәм һичбер мөбәхәсез аның башына ай куярга рөхсәт ителергә тиеш. Ул – аларның законга маниг (туры килгән) булган хокуклары. Әгәр дә без, руслар, алар урынына булсак, андый хокукымызны без дә таләп иткән булыр идек.

Ә соң әфәнделәр нимес пулясына каршы башларына крист куйган солдатлар белән бергә хәләл куйган солдатлар ничек итеп бер рәттән торалар?

Әгәр дә православный собор белән янәшә андый эшне эшләргә ничек мөмкин булсын? - дип ихтираз (саклык белән эш итү) кылучылар булса, аларга шул җавапны бирергә мөмкин: "Ә соң әфәнделәр нимес пулясына каршы башларына крист куйган солдатлар белән бергә хәләл куйган солдатлар ничек итеп бер рәттән торалар? […] Алар бер дәрәҗәдә батырлык белән сугышалар. Аңар карап, үзләрен һич зәгыйфь дип тоймыйлар бит. Казанның үзендә үк башларына хәләл куелган мәчетләр юкмыни? Бар бит. Бер генә дә түгел, берничә бар бит». […]

Әгәр дә фән ияләренең тәфтишләре соңында Сөембикә манарасының соң вакытларда шәһәрдәге рус властенең әмере илә бина ителгән булуы исбат ителә икән, һәм аның бервакытта да мөселманнарның дини максатларда бина ителмәгәнлеге исбатланса, ул вакытта шәһәр самоуправлениясе государственный герб урынына ай куярга ихтыяр бирергә хаклы булмыйдыр һәм мөселманнар да шуңа разый булырга тиеш буладыр.

Хөррият вөҗдания, хөррият диния һәрбер кешенең бөек вә мөкаддәс хакыдыр

Хөррият вөҗдания, хөррият диния һәрбер кешенең бөек вә мөкаддәс хакыдыр һәм аны вөҗүдкә китерергә каршы тормау белән генә дә калмыйча, әгәр дә хөкүмәт гражданинының ул хокукын җимерә башласа, андый тәгъризләрдән саклау да тиештер.” […]

Идарәгә мәктуп (хат)

“Йолдыз”ның 1837нче номерында Казан Корылтаеның 16 әгъзасы тарафыннан имза ителгән бер протокол басылган вә шунда Казан губернасы мөселманнарының Учредительное собраниегә сайларга дип билгеләнгән кандидатлары списогында икенче урынга мине куярга карар бирелгәне язылган. Шунлыктан Корылтайның шул протоколга кул куйган әгъзаларына әйтеп үтәмен минем мәзкүр списокка кереп учредительное собраниегә кандидат итеп куярга һичбер вакыт ризалык биргәнем юк һәм эшләр бу рәвештә барганда ризалык бирәчәк тә түгелмен.

Нәҗип Хәлфин

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG