Accessibility links

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Кырым аннексиясен танымавын белдерде. Ул шулай ук "Әнкара әсирлектәге кырымтатарларга ярдәм итәргә омтыла" дип тә әйтте.

Эрдоган сүзләренә караганда, Төркия "Украинаның суверенитетына һәм бербөтенлегенә теләктәшлек белдерүен дәвам итәчәк". Бу хакта төрек президенты украин президент Петр Порошенко белән сөйләшүләрдән соң узган матбугат очрашуында әйтте.

Русиягә карата чикләүләр кертүгә Төркия әзерме дигән сорауга Эрдоган "Кырым мәсьәләсе бик нәзберек, Әнкара әсирлектә булган кырымтатарларга ярдәм итәргә омтыла" дип җавап бирде. Шулай ук ул Төркия Киевның кырымтатарларга ярдәм итүеннән канәгать, дип тә әйтте.

Порошенко исә Донецки һәм Луһански өлкәләрендә БМОның тынычлык урнаштыру көчләрен булдыруда Төркия ярдәменә өметләнүе турында белдерде. "Безнең стратегик хезмәттәшлек югары дәрәҗәдә, президентлар арасында ышаныч дәрәҗәсе дә югары", диде Украина президенты.

Эрдоган белән Порошенконың Киевтагы очрашуы өч сәгатькә якын дәвам итте. Ике президент туризм, энергетика, хәрби һәм саклану сәнәгате өлкәләрендә хезмәттәшлек турында фикер алышты, дип яза УНИАН.

Сөйләшүләрдән соң ике ил вәкилләре берничә килешү имзалады. Аерым алганда, инвестицияләрне саклау һәм икеләтә салым түләтүдән баш тарту турында килешүләр имзаланды. Алдагы биш елда Төркия һәм Украина тауар әйләнеше күләмен елына 10 миллиард долларга җиткерергә планлаштыра.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG