Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барселона мэры Каталония бәйсезлеге турында игълан итмәскә чакыра


Митингта катнашучылар Испания белән Каталонияне килешүгә чакыра
Митингта катнашучылар Испания белән Каталонияне килешүгә чакыра

Барселона мэры Ада Колау Каталониянең бәйсезлеге турында берьяклы гына игълан итүгә каршы. Аның фикеренчә, ике як та килешү адымы ясарга, диалог һәм хезмәттәшлеккә шартлар тудырырга тиеш.

Ада Колау каталан хөкүмәте башлыгы Карлес Пучдемонны берьяклы гына бәйсезлек игълан итмәскә, ә Испания премьер-министры Мариано Рахойны Каталониядә Мадридның турыдан-туры иадрә итүен кертмәскә чакыра.

Барслона мэры фикеренчә, диалог һәм хезмәттәшлек булдыру өчен ике яктан да килешү адымнары кирәк.

Якшәмбе Барселонада каталаннарның Испаниядән аерылып чыгуына каршы митинг узды. Төрле мәгълүматларга караганда, анда 350 меңнән 950 меңгә кадәр кеше катнашкан.

Берничә банк һәм ширкәт Каталониядән китеп, офисларын Мадридта ачарга җыенуы турында белдергән.

10 октябрь Каталония парламентында утырыш планлаштырыла. Анда автономия башлыгы Карлес Пучдемон төбәкнең Испаниядән бәйсезлеге турында игълан итәргә мөмкин дип белдерелә.

Каталониянең берьяклы мөстәкыйльлегенә каршы һәм Испаниянең бөтенлеген яклап Франция һәм Германия чыгыш ясады.

1 октябрьдә Каталония мөстәкыйльлеге турында референдум узды. Төбәк җитәкчелеге белдерүләренә караганда, анда катнашкан сайлаучыларның 90 проценты Каталониянең бәйсезлеге өчен тавыш биргән. Мадрид референдумны канунсыз дип атады. Европа комиссиясе дә тавыш бирүне танымый.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG