Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия төркиләрен берләштерергә кирәк, Казан-Уфа арасын якынайтырга ярамый"


"Төркиләр алтыны" форумы
"Төркиләр алтыны" форумы

Казанда узган "Төркиләр алтыны" форумында Русия төркиләрен Төркия түгел, ә Русия берләштерергә тиеш дигән фикер алга сөрелде. Шул ук вакытта Уфа белән Казанның якынаюы сепаратизм куркынычы тудыра ала дигән фикер дә әйтелде.

9 октябрь - форумның соңгы көнендә Казан ратушасында делегатлар белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Чарада Русиянең милләтләр эшләре федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов та катнашты.

Русиянең милләтләр эшләре федераль агентлыгы, Татарстан хөкүмәте, Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы оештырган җыенда Русиянең 14 төбәгеннән вәкилләр катнашты: Саха (Якутия), Дагыстан, Кабарда-Балкар, Тыва, Алтай, Кырым, Карачай-Чиркәс, Башкортстан, Хакас, Татарстан республикалары, Ставрополь, Оренбур өлкәләре.

Форум барышында делегатлар үз проектлары белән чыгыш ясады, мастер-класслар, интерактив дәресләр, иҗади сессияләр уздырылды. Яшьләр алдында "Фабрика звезд" продюсеры Лина Арифуллина, хостеллар үсеше берлеге рәисе Роман Сабирҗанов, актриса Ольга Спиркина, продюсер Петр Плосков, Дума депуталары Николай Валуев һәм Илдар Гыйлметдинов, космонавт, Русия герое Сергей Ревин, Россотрудничество оешмасы вәкиле Сергей Маленко һәм башкалар чыгыш ясады.

Форумда катнашучылар
Форумда катнашучылар

Катнашучылар сүзләренә карганда, форумның төп идеясе булып төрки халыкларның чит илләргә юнәлмичә Русия белән бергә үсәргә тиешлеге торган. Сәясәт белгече Владимир Аватков катнашучыларга "Русия милләтен ныгытуда тышкы сәяси янаулар" дигән темага лекция укыган.

Шул ук вакытта Уфа белән Казанның якынаюы сепаратизм куркынычы тудыру ихтималы турында да фикер әйтелгән. Бу хакта "Русия федерациясе: үсеш стратегияләрен тормышка ашыруда проблемлы сораулар" дигән тема кысаларында Россотрудничество оешмасы вәкиле, 2012 елгы президент сайлавында Владимир Путинның ышанычлысы булган Сергей Маленко әйткән. "Казан белән Уфа арасында тиз йөрешле тимер юл төзергә ярамый, чөнки ике сепаратизм үзәген берләштерү куркыныч" дигән ул. Моны форумда катнашучы "Гыйлем" проекты җитәкчесе Айдар Шәйхин үзенең Фейсбук сәхифәсендә язды. Айдар сүзләренчә, Маленко үзен видеога төшерүне, яздыруны тыйган.

Айдар Шәйхин Азатлыкка "Төркиләр алтыны" - һичшиксез, матур форум дип әйтте. "Ул матур оештырылган, монда матур кешеләр җыелды, шәп проектлар якланды. Русиянең төрле почмагында яшәп яткан төрки кавемнең проблемнары турында ишетә алдым. Карачай-балкар халкының ачы язмышы өчен йөрәгем яна, эшсезлектән җәфа чиккән алтай авылларын коткарасы килә, барчабызны берләштерәсе килә. Мондый фикерләр туган икән, димәк, форум файдалы булган", ди Айдар.

Айдар Шәйхин
Айдар Шәйхин

Шул ук вакытта ул форумның тискәре мизгелләрен дә әйтеп уза. "Беркөнне форум уртасында төнге унынчы яртыда чараны ташлап китәргә җыенган идем. Бик мөһим лекциядә Төркия сәясәтеннән сакланырга кирәклеге һәм "төрки халыкларга һәрчак ярдәм кулы сузып, телләренә беркайчан да комачауламаган" Русия тирәсендә әйләнергә кирәклеге турында аңлаттылар. Алай гына да түгел, бик түбән дәрәҗәгә төшеп, "менә бу форумны да Русия күп көч куеп оештыра, сезгә бүләкләр тапшыра" дип, илгә мәхәббәт уятырга тырышты лектор Владимир Аватков", ди Айдар Шәйхин.

Аның фикеренчә, бу матур чараның төп максаты - Русиягә лояль булган төрки яшьләр катламын булдыру, төрки дөньяның "урыс дөньясы" эченә керүен тәэмин итү. Тәкъдим ителгән проектларны бәяләү критерийларының иң мөһиме - проектның төрки халыкларны уртак Русия киңлегенә интеграцияләүгә ярдәм итүе иде, ди ул.

Айдар Шәйхин мондый форматның да кирәклеген билгели. "Төрки кавем балалары әле тагын кайда очраша алыр иде? Әмма Аватков әфәнде әйткәнчә, "берәрсе сохари таратса, аңа игътибар белән карарга онытма", ди Айдар.

Лира Волкова
Лира Волкова

Башкортстаннан килгән Лира Волкова да төрки халыкларының бергә шулай җыелышып фикер алышуы - кирәк гамәл дип саный. "Үз милләтен яраткан гына түгел, үзенең тарихын, тамырларын белгән кешеләр җыелган иде. Казакъ җырын тыңлап, никадәр ул безгә якын икәнлеген тоеп утырдым. Кавказдан килүчеләрнең бердәмлеге сокландырды", ди Волкова.

Аның фикеренчә, мондый җыеннарда проблемнарны әллә ни чыгарып күрсәтергә кирәк түгел. Шулай да спикерларның азмы-күпме сәяси вазгыятькә тукталып узуларын да әйтте. "Безгә Русия халыкларына карап яшәргә, тарафларны башка илләргә юнәлтмәскә кирәк дип сөйләделәр. Безгә бернинди дә мөнәсәбәте булмаган көнчыгыш иллләренә охшарга тырышу түгел, Русия эчендә бердәм төрки халык булып яшәү мөһим, диделәр. Хәзер бит киемнәрдә дә, яшәү рәвешендә дә көнчыгыш модасы китте. Йомшак кына итеп форумда бу тема да күтәрелде", ди Лира Волкова. Аның фикеренчә, Русия эчендә төркиләр бер-берсенә ярдәмләшеп яшәргә тиеш. "Без - русиялеләр. Бар башкортлар, бар тувалар, татарлар, якутлар, ләкин тамырлардан бигрәк, безне русияле булуыбыз, шундый зур җирлектә яшәвебез берләштерә," ди Башкортстан вәкиле. Шул ук вакытта ул "русияле милләт" (российская нация) төшенчәсен "тупас" яңгырый дип бәяли, минем өчен "россиян" дип кенә атау якынрак, ди.

Карачай-Чиркәстән килгән Белла Шахмирза (уртада)
Карачай-Чиркәстән килгән Белла Шахмирза (уртада)

"Русияле" сүзеннән куркырга кирәкми дигән фикерне Карачай-Чиркәс республикасыннан килгән Белла Шахмирза да җиткерде. Чит илләргә чыкканда тутыра торган анкеталарда "nationality" дип аталган графа ватандашлыкны күз уңында тота. Анда без "русияле" дип язабыз. Без башта русияле, аннары гына үзебезнең милләт вәкиле, ди Шахмирза.

Шул ук вакытта ул "милли азчылык" төшенчәсен кулланудан баш тартырга кирәк дип саный. "Русиядә яшәүче милләтләр диаспора да түгел, азчылык та түгел. Кемнәр белән чагыштырганда без - азчылык?" ди Белла Шахмирза.

Аның фикеренчә, бөтен халыкларны иң беренче чиратта көнкүреш проблемнары борчый. "Юллар юк, газ кертелмәгән, мәктәпләр җитми. Кайсыдыр авылда җыелышып күпер төзүне хәл итсәк, аннары башка бер җирдә мәктәп төзесәк, милли мәдәният, ризыкларыбыз, киемнәребез. җырларыбыз, биюләребез турында бөтенләй башка дәрәҗәдә сөйләшер идек", ди Карачай-Чиркәс вәкиле. Коммуналь хезмәтләргә ничек түләргә, балага мәктәпкә нәрсә кидерергә дигән сораулар борчыган вакытта археологик казынулар алып бару, милли киемнәр тарихын өйрәнү ничектер арткы планга кала, дип саный ул.

Белла Шахмирза форумда авыл балалары өчен җәйге иҗади алан проекты тәкъдим итте. Авыл балаларының шәһәр балалры белән чагыштырганда мөмкинлекләре чикле, аларга ярдәм итәсе килә, ди яшь активист.

Нишләп Русия төрки халыклар белән шөгыльләнә башлады дигән сорауга, Шахмирза "без монда яшибез, нишләп әле шөгыльләнмәскә?", ди. "Төбәкләрдә милләтләрнең көче арта, алар үз форумнарын уздыра, туган телләрен өйрәнү турында сүз ката башлады. Моны сизми мөмкин түгел. Халыкларның үзләрен күрсәтәселәре килә. Нишләп моның белән Төркия шөгыльләнергә тиеш?" ди Белла.

Белешмә: "Төркиләр алтыны" форумы икенче тапкыр уздырыла. Беренчесе 2016 елда Уфада үткән иде. Бу юлы аны Русиянең милләтләр эшләре федераль агентлыгы, Татарстан хөкүмәте, Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы оештырды. Яшьләр бу форумга Русиядә яшәүче төрки халыкларның мәдәниятен, сәнгатен, традицияләрен һәм көнкүрешен танытуга юнәлдерелгән проектлар алып килде. Иң уңышлы дип табылган проектларны милләтләр эшләре федераль агентлыгы тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Фикер алышу мәйданы Казан читендә урнашкан "Идел" яшьләр аланында барды.

Төрки халыкларның мәдәни мирасын саклау, үстерү һәм киләсе буыннарга тапшыруны үзенең бурычы иткән ТӨРКСОЙ оешмасы эшләп килә. 2015 елга кадәр аңа Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм аның эчендәге Каракалпакстан, Молдовадан Гагауз республикасы белән бергә Русиядән Алтай, Башкортстан, Саха (Якутия), Татарстан, Тыва һәм Хакасия керә иде. Төркия һава киңлеген бозган Русия хәрби очкычы 2015 елның ноябрендә бәреп төшерелгәннән соң ике ил арасында мөнәсәбәтләр бозылды. Бу мәдәни бәйләнешләргә дә кагылды. Русия мәдәният министры Владимир Мединский илдәге төрки республикаларга ТӨРКСОЙ белән элемтәләрне өзәргә кушты. Төркия белән Русия мөнәсәбәтләре яхшыра башлаганнан соң да ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлек яңартылмады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG