Accessibility links

якшәмбе, 22 октябрь 2017, Казан вакыты 02:17

Башкортстанның Туймазы районындагы ике авылда тилчә сәбәпле бер меңләп баш йорт малын юк итәчәкләр. Бу авыллардагы халык хакимиятнең бернинди мәгълүмат бирмәве сәбәпле куркуга, кайгыга баткан.

Башкортстан белән Татарстан чигендәге юллар ныклы күзәтүгә алынды. Татарстанга баручы барлык транспорт химик сыекча белән эшкәртелә. Бу Туймазы районындагы Үрмәкәй һәм Ярмөхәммәт авылларында тилчә авыруы чыгу белән бәйле.

Белгечләр авыруның сарыклар белән Урта Азиядән килү ихтималын белдерә. Күптән түгел Ярмөхәммәт авылындагы бер фермер Урта Азиядән сарыклар алып кайткан булган. Фермер ул сарыкларда нинди авыруларга каршы инъекцияләр булганлыгын да белми. Бу хакта ветеринар хезмәтенә дә хәбәр итеп тормаган. Әмма бу хәл ачыклангач та халыкка моның турында мәгълүмат бирүне кирәк тапмаганнар.

Үрмәкәй авылында яшәүчеләр үзләренә бернинди мәгълүмат бирелмәвен, хәтта малларның ни белән авыруын, ул авыруның кайдан чыгуын да белмәүләрен әйтеп, тиешле оешмаларның берни аңлатмавына ачу белдерә.

Үрмәкәй авылындагы авыру тана
Үрмәкәй авылындагы авыру тана

Мәгълүмат яшерелү сәбәпле халыкта курку башланган. Кайберәүләр кайгыга батып елап утыра. Мал асраудан килгән акчага яшәүчеләрнең хәле аеруча авыр. Алар малларын тиздән яндырырга алып чыгып китәселәрен генә белә. Сауган сөтне эчәргә ярамавын да әйткәннәр. Авыл халкы сыерларын сава да, сөтне чокырга түгеп күмеп куя.

Узган атна бу авылларны химик матдә белән эшкәртеп киткәннәр, әмма ул шундый көчле булган ки, малларның аякларына зур зыян килгән, кайберләр аякка баса алмый башлаган.

Ике авылда барлыгы бер меңгә якын мөгезле эре терлек яндырылып юк ителәчәк. Кышкылыкка сугым итенә дип үстерелгән малларны яндыра башлаганнар инде. Юк ителгән маллар өчен дәүләттән күпме акча түләнәчәге әле билгеле түгел. Кышка кергәндә сөтсез генә түгел, итсез дә калдык дип борчыла бу ике авыл халкы. Кешеләрнең кышын малга ашатырга дип җәй буе зур чыгымнар белән әзерләгән печәне, саламы да инде әрәм була дигән сүз, аларны яндырырга кушканнар.

Ринат Афзалов
Ринат Афзалов

Үрмәкәй авылында яшәүче пенсионер Ринат Афзалов: "Ярый мин пенсиядә, пенсия акчасына ашармын, ә бит яшьләр, бала-чага үстерүчеләр, сөт сатып, ит сатып баласын киендерүчеләр, ашатучылар бар, алар нишләр?" ди. Тилчә авыруы булган авылларда тагын өч ел буе мал асрарга ярамавы турында хәбәрләр таралган, нишләрбез дип тә борчыла авыл халкы. Авыл хакимияте, ветеринария хезмәткәре дә кешеләрдән качып йөри, ди Афзалов.

Авыру малларның Башкортстанга кем рөхсәте белән китерелүе турында әлегә бернинди мәгълүмат юк. Хакимият вәкилләренең мондый башбаштаклыгы өчен нигә гади авыл халкы җавап бирергә тиеш дип ачу белдерә бу ике авылда яшәүчеләр.

Шулай да Башкортстан җитәкчелеге бу авыллардагы мал асраучыларга ярдәм вәгъдә итте. Дүшәмбе узган киңәшмәдә Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов бу авылларда чаралар күрүгә, кешеләргә яндырылган маллары өчен компенсация түләргә кимендә 35-40 миллион сум кирәк булачак дип белдерде.

Тилчә белән күбрәк мөгезле эре терлек авырый, әмма аның кешегә дә йогуы ихтимал. Башкортстанда тилчә авыруы соңгы тапкыр 1977 елда теркәлгән булган. Бу авырудан малларның авыз-борыны һәм тояк тирәләре ялкынсына. Авыру яманга киткән очракта сыерларның 50 проценты 2-3 көндә үлә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG