Accessibility links

10 октябрь Татарстан дәүләт шурасында 2018 елга һәм 2019-20 елларга бюджет мәсьәләсе каралды.

Татарстан бюджетының быел керемнәре дә, чыгымнары да арткан. Керемнәр 196 млрд ярым сум (узган ел белән чагыштырганда 14 млрдка күбрәк), чыгымнар 199 млрд сумга җиткән.

Алдагы ел бюджетына мәдәнияткә 12,5 млрд, матбугатка 1,2 млрд, ә кинематографиягә 47 млн сум бүленгән. Мәдәниятнең бик аз финанслануына коммунистлар гына ризасызлык белдерде.

“Кинемотографиягә нибары 47 млн сум акча гына бүленгән. Ә бит милли фильмнарны күрсәтүне 41 процентка җиткерү дигән максат куелды. Муниципаль кинотеатрларга фильмнарны сатып алу өчен генә дә 25 млн сум акча кирәк. Шуңа да акчаны арттыруны сорыйм", дип мөрәҗәгать итте КПРФ фракциясе әгъзасы Артем Прокофьев.

Җавап тоткан финанс министры Радик Гайзатуллин сораудан качып, аны президент Рөстәм Миңнехановка аударып калдырды.

"Мин министр буларак, президент тәкъдим иткән бюджет проекты турында гына сөйлим. Китергән саннар хөкүмәт белән килештерелгән. Кино өчен 47 млн сум акча болай да 4 процент белән индексацияләнде", диде Гайзатуллин.

Хафиз Миргалимов
Хафиз Миргалимов

"Мәдәнияткә, кинога, сәнгатькә иң соңгы чиратта гына игътибар бирелә. Кайсы дәүләт иң көчле? Ул дәүләттә ата-аналар балаларын карарга, үзләренең культурасын арттырырга, кинотеатр һәм музейларга йөри. Ә бездә ата-аналар өч җирдә эшли, балаларын карамый, сабыйларын интернет, телевидение тәрбияли”, дип белдерде соңрак Азатлыкка КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов.

Мәдәнияткә акча аз бүленүен узган атнада дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә белдергән иде.

"Ярдәмчел һөнәр ияләренә, уку йортын тәмамлаганнарга хезмәт хакын арттыру кирәк. Узган ел, мәдәният министрлыгы хисабына күрә, ул - 4 млн тәшкил итте. Бу оешмалар республикага карый. Әмма бик аз сумнар", диде Вәлиев.

Разил әфәнде үзе 10 октябрь узган парламент тыңлауларында күренмәде.

Татарстан хөкүмәте рәисе Алексей Песошин
Татарстан хөкүмәте рәисе Алексей Песошин

Кинога да, мәдәнияткә дә акча арту мәсьәләсе икеле. Ахырдан Татарстан хөкүмәте рәисе Алексей Песошин акча сораган депутатларга аерым мөрәҗәгать итте.

"Алдан ук әйтеп куям, бөтен теләкләрегез дә тормышка ашмаячак", диде ул.

КПРФ фракциясе фикеренчә, Татарстан бюджетына акча җитмәүнең төп сәбәбе – республика салымнарының төп өлеше Мәскәүгә китүендә.

"Бюджетара мөнәсәбәтләрне үзгәртергә кирәк. Татарстан ел саен федераль үзәккә 775 млрд сум тирәсе акча күчерә. Шуларның 25 проценты гына бездә кала. Нишләп без башка төбәкләргә акча бүлеп бирергә тиеш? Алар үзләре эшләсен", ди Хафиз Миргалимов.

Әмма бу фикерне парламент тыңлауларында КПРФ вәкиле буларак Миргалимов та, хакимият фиркасе "Бердәм Русия" дә күтәрмәде.

Киресенчә, Мәскәү милли республикаларны талау сәясәтен көчәйтергә охшаган. Федераль үзәктән Татарстанга килүче субсидия, субвенцияләр азаерга мөмкин.

“Федераль бюджет программаларга акчаларны киметте. Димәк, безгә дә акча азрак киләчәк дигән сүз”, ди депутат Илдус Касыймов.

Русия төбәкләре арасында бүген Татарстан иң зур бурычлы республикаларның берсе булып кала. Аның 88 млрд сум кредиты бар. Бу акчалар Универсиада һәм башка халыкара чаралар уздырган өчен алынган иде. Бүген бурычның 66 млрдын 20 елга кичектереп түләү шарты бирелгән. Ә 18 млрд сум акча язмышы һаман хәл ителмәгән.

Финанс министры сүзләренчә, су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрер өчен алынган 12 млрд сумны кичектерү мөмкинлеге турында да сөйләшү бара. Болай да төбәкләрнең салымын талап яшәүче федераль үзәк кредитларны реструктурлаштырырга әзер диләр. Белгечләр фикеренчә, киләчәктә Мәскәү төбәкләргә бюджет кредитлары бирүне туктатып, арзан процентка акча алуга юлны бөтенләй япмакчы.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG