2017-2018 елларны үз эченә алган програмны үтәр өчен Татарстан бюджеты 8,9 миллион сум акча бүләчәк. 2017 елга 4,45әр миллион сум каралган. "Програмның чараларын үтәр өчен Русия федераль бюджеты субсидияләрен җәлеп итү мөмкинлеге дә карала", диелә.
Документтан күренгәнчә, әлеге програм 300 кешегә Татарстанга күчү мөмкинлеге бирәчәк. Аларның 100е програмда катнашучы булса, 200е - аларның гаилә әгъзалары.
Ватандашларны "күчеп кайту һәм урнашу өчен материаль-техник һәм финанс ресурслар белән тәэмин итү", эшкә урнаштыру һәм аларга социаль хезмәтләр күрсәтү каралган.
Програм шартларына караганда, ана катнашучылар 18 яшьтән өлкәнрәк, квалификацияле, эш тәҗрибәле булырга, хөкем ителгән булмаска тиеш. Програм, беренче чиратта, мәгариф, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, спорт, мәгълүмати технологияләр белгечләре һәм әлеге юнәлешләрдә белем алучы студентларны кайтаруны күз уңында тота. Өстенлек актуаль фәнни һәм технологик проблемнар белән шөгыльләнүче белгечләргә һәм галимнәргә биреләчәк.
Русия премьер-министры Дмитрий Медведев чит илдә яшәүче ватандашларның Татарстанга ихтыяри күчеп кайтуларына ярдәм күрсәтү програмын 20 сентябрьдә раслаган иде.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.