Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда тоткарланган активистларга штраф салдылар


Кырымда куәт хезмәте (архив фотосы)
Кырымда куәт хезмәте (архив фотосы)

11 октябрьдә тоткарланган Кырым активистлары эшен мәхкәмә карады. "Крымская солидарность" оешмасының сигез әгъзасына 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр штраф салынды.

Алар килештерелмәгән урам чарасында катнашуда гаепләнде. Пәнҗешәмбе "Хизб ут-Тәхрир" Русиядә тыелган оешмада катнашуда гаепләп тоткарланган алты кырымтатарга да мәхкәмә утырышы булачак. Мәхкәмәгә кадәр аларны сак астында калдырдылар.

​11октябрь Федераль иминлек хезмәте Бакчасарайда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелгән алты кешене тоткарлаган иде. Тоткарланучыларга теләктәшлек белдереп җыелган "Крымская солидарность" активистлары да полиция бүлегенә китерелде. Тагын ике кырымтатар активистын Акмәчеттә ФСБ идарәсе янында тоткарладылар. Алар тоткарланганнарга ни булганын белергә теләгән иде. Соңрак ике кешене чыгарып җибәрделәр.

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләп, 2014 елда Кырым аннексияләнгәннән бирле барлыгы 19 кеше сак астына алынган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG