Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт Шурасы комитеты хәмер сатуны чикләүне дәвам итү яклы


Яңа федераль канун нигезендә төбәкләр хәмерле эчемлекләр сатуга кайбер чикләүләрне куя алмый. Ләкин Татарстан депутатлары төбәк канунына үзгәрешләр кертүдән баш тарта. Чикләүләр республикадагы хәлләрне яхшы якка үзгәрткән иде дип саный алар.

Татарстан Дәүләт Шурасының икътисад һәм эшмәкәрлек комитеты Татарстанда хәмерле эчемлекләр сатуга өстәмә чикләүләр турындагы төбәк канунына үзгәрешләр өлгесен карады. Әлеге документ гомум туклану урыннарында хәмерле эчемлекләр сатуга элегрәк кертелгән чикләүләрне гамәләдән чыгарырга тиеш. Аерым алганда, сүз күп фатирлы йортларда урнашкан барларда һәм керү урыннары йортларның ишегалдыннан булган кафеларда хәмерле эчемлекләр сатуны тыю турында бара иде.

Комитет рәисе Рәфис Борһанов белдерүенчә, федераль канун әлеге чикләүләрне бетерергә куша. Җәен Дәүләт Думасы төбәкләрдән гомум туклану урыннарында хәмер сатуны чикләү вәкаләтләрен алу турында канун кабул иткән иде. Шулай итеп, Татарстан кануны федераль кануннарга каршы килә башлады.

Ләкин депутатлар төбәк канунын үзгәртүдән баш тарта. Алар әлеге канун республикада хәлләрне яхшы якка үзгәртте, дип саный. Аерым алганда, шәһәр ишегалларындагы тавыш-гаугага зарланучылар кимегән, исерек килеш кылган җинаятьләр саны кимегән. "Бәхетле" челтәре җитәкчесе, "Бедәм Русия" фиркасе депутаты Мөслимә Латыйпова чикләүләрдән баш тартсак, "ишегаллары контингенты ялган аракы эчә һәм башкаларга комачаулый башлар", дигән куркуын белдерә.

Нәтиҗәдә комитет әгъзалары федераль үзәккә каршы барды. Алар Дәүләт Шурасына канун өлгесен кире кагарга, чикләүләрдән баш тартмаска тәкъдим итте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG