Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт телендә "Ватан" дип аталган интернет-радио эшли башлады


"Ватан" радиосы сайты
"Ватан" радиосы сайты

"Башкортстан" дәүләт телерадиоширкәте башкорт телендә "Ватан" дип аталган яңа интернет-радио эшләтеп җибәрде. Ул тәүлек әйләнәсендә эшли. Радиода хәбәрләр һәм башкорт эстрадасы җырлары яңгырый.

"Ватан" радиосы Республика көнендә эшли башлады. Эфирны тутыру белән Dj Fatikh кушаматы астында билгеле музыкант Фатыйх Муллахмәтов шөгыльләнә.

"Башкортстан" дәүләт телерадиоширкәтенең милли тапшырулар бүлеге җитәкчесе Вилдан Галин "Башинформ"га әйтүенчә, "Ватан" башлыча яшьләр өчен булдырылган. Әле радио сынау тәртибендә эшли. Рәсми ачылышы 20 октябрьгә планлаштырылган.

Сентябрьдә тәүлек буе кырымтатар телендә сөйләүче CANLI Radio (Җанлы радио) эшли башлаган иде. Аны кырымтатар журналисты Наҗия Феми оештырды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG