Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ ЮНЕСКОны Израилгә каршы эшләүдә гаепләп аннан чыгуын белдерде


АКШ ЮНЕСКОга бу оешмадан чыгуын хәбәр иткән. Вашингтон ЮНЕСКОда төпле үзгәрешләр кирәк дип белдерә һәм оешманы Израильгә каршы ялгыш сәясәт алып баруда гаепли.

Әлеге крарар 2018 елның 31 декабрендә гамәлгә керәчәк. Шул ук вакытта АКШ оешмада даими күзәтүче сыйфатында калачак.

ЮНЕСКО башлыгы Ирина Бокова АКШның әлеге карарына бәйле "тирән кызганыч" белдерә.

1984 елда Рональд Рейган президентлыгы чорында АКШ ЮНЕСКОдан бер чыккан иде. Ул вакытта мондый карар оешмада финансларны идарә итү эшенең начар алып барылуы һәм аның Америкага каршы сәясәте аркасында кабул ителде. 2003 елда АКШ ЮНЕСКОга кире кайтты.

2011 елда ЮНЕСКО Палестина автономиясенә даими әгъза статусы биргәннән соң Кушма штатлар халыкара оешманы финанслауны туктаткан иде.

ЮНЕСКО – БМОның мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре өчен җаваплы оешма. Аңа 1945 елда нигез салынган, оешманың баш фатиры Парижда урнашкан. ЮНЕСКОга ике йөзләп дәүләт керә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG