Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБга мәгълүмат бирмәгәне өчен Telegramга штраф салынган


Мәскәүнең җәмәгать мәкхмәсе Telegram мессенджерына ФСБ таләбен үтәүдән баш тартканы өчен 800 мең сум күләмендә штраф салды.

Федераль иминлек хезмәтетенә Telegram кулланучыларның хәбәрләшү кодларын ачуны таләп итеп җибәрелгән хатка җавап булмаганлыктан, җәмәгать мәхкәмәсе мессенджерга штраф салган.

Telegram вәкилләренең карарны шикаять итү өчен ун көне бар. Әгәр карар кануни дип табылса, Роскомнадзор ФСБга ачкычларны тапшырыр өчен Telegramга 15 көн бирә. Әлеге вакыт узганнан соң мессенджер Русиядә блокланырга мөмкин.

Сентябрьдә Telegram хуҗасы Павел Дуров Русия Федераль иминлек хезмәтенең Telegramда хәбәрләшүләрнең кодларын "Яровая кануннары" нигезендә ачуны таләп итеп хат җибәрүе турында хәбәр итте. Дуров ФСБ төзегән административ хокук бозулар турындагы беркетмә күчермәсен күрсәтте. Ул 14 сентябрьдә төзелгән. Документка ярашлы, 2017 елның 14 июлендә ФСБ Telegramга кодларны чишү турында сорау җибәргән булган. Моның өчен биш көн вакыт бирелгән. Электрон хатны Telegram 21 июльдә генә алган. Нәтиҗәдә Административ хокук бозулар кодексының 13.31 маддәсе нигезендә Telegramга каршы беркетмә төзелгән.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG