Accessibility links

"Cебертатар теленең бетә баруы турында Европа шурасы вәкилләренә җиткердем"


Төмән өлкәсендә татар телен үзләштерүче укучылар. Архив фотосы

16 октябрь Европа шурасының милли азчылыкларны яклау конвенциясе кысаларындагы киңәшләшү комитеты вәкилләре Төмәндә булды. Вәкилләр себертатарларың милли мәнфәгатьләре ничек саклану белән дә кызыксынды.

16-24 октябрь Европа шурасының милли азчылыкларны яклау конвенциясе кысаларындагы киңәшләшү комитеты вәкилләре (алга таба - вәкилләр) Русиядә. Милли азчылыкларның мәнфәгатьләре ничек саклана, туган телләрендә белем алу мөмкинлеге тудырылганмы, үз телләрендә радиотапшырулар тыңлыйлармы, үз телләрендә телетапшырулар эфирга чыгамы һәм башка сорауларга җавап эзләп алар белгечләр белән очраша.

16 октябрь вәкилләр Төмәндә Русия фәннәр академиясенең Себерне үзләштерү проблемнары институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Гөлзифа Бакиева белән очрашты.

Гөлзифа Бакиева
Гөлзифа Бакиева

"Аларны бигрәк тә милли телләр мәсьәләсе кызыксындыра. Милли мәктәпләр бармы, ана телендә белем алу мөмкинме дип сорадылар. Мин, элекке еллар белән чагыштырганда, бездәге хәлләрнең хәзер күпкә начар булуы турында сөйләдем. Хәзер милли мәктәпләрнең бөтенләй юклыгын, ә күп авылларда бер сәгать татар теле һәм бер сәгать әдәбият укытылуы турында әйттем. Мин шулай дигәч, алар көн саен икешәр сәгать белем алалармы дип сорады. Атнага ике сәгать кенә икәнен белгәч нык гаҗәпләнделәр", ди Бакиева.

Ул вәкилләргә себертатар телен әдәби калыпларга салу эшләренең барышы турында да сөйләгән.

"Себертатар телен торгызу өчен 30 ел көрәшәбез инде дидем. Безнең татарлар өчен оештырылган тапшырулар да рус телендә бара бит. Аерым алганда телевидениедә "Яңа сулыш" тапшыруының башында татарча исәнләшәләр һәм ахырында саубуллашалар, ә калганы барсы да русча. Алар моңа да нык гаҗәпләнде. Хәзер Тубыл шәһәрендә татар телендә теле-радио тапшырулар бөтенләй юк, элек бар иде дидем", дип сөйләде Азатлыкка Бакиева.

Гөлзифа ханым сүзләренчә, вәкилләр мәктәпләрдә ана теле тиешле дәрәҗәдә укытылсын өчен ни эшләргә кирәк дип тә сораган.

"Бу мәсьәләне, беренче чиратта, канун чыгарып хәл итү кирәк. Минем исәп белән, Төмән өлкәсенең көньягында 200 меңләп татар яши. Телне укыту мәсьәләсен Төмән өлкәсе хакимияте хәл итәргә тиеш. Шулай ук федераль дәрәҗәдә дә бу проблем каралырга тиеш дип белдердем", ди Бакиева.

Хуҗайлан мәктәбе укучылары Якуб Зәнкиевкә багышланган кичә үткәрә
Хуҗайлан мәктәбе укучылары Якуб Зәнкиевкә багышланган кичә үткәрә

Оптимальләштерү сылтавы белән Тубыл районында гына да соңгы елларда җиде авылда мәктәп ябылды. Өч авыл мәктәпләр ябылганга җир йөзеннән бөтенләй юкка чыкты.

1990нчы еллар башында Төмән өлкәсендә татар теле укытылган мәктәпләр саны 118 булса, 2002 елларда йөз тирәсенә кала. Соңрак оптимальләштерү сылтавы белән күпләгән татар мәктәпләре бер-бер артлы ябыла башлый.

Төмәннән соң вәкилләр Казанга юл алды, аннан соң Краснодарда булачаклар. Хакимиятләр белән дә очрашу каралаган. Вәкилләр Русия хөкүмәтенең Милләтләр эшләре федераль агентлыгына да җыена. Европа шурасы вәкилләренең Русиягә әлеге сәфәре – дүртенчесе.

Милли азчылыкларны яклау конвенциясен Русия 1998 елның 18 июнендә федераль канун кабул итеп ратификацияләде һәм конвенция шул елның 1 декабреннән илдә гамәлгә керде.

Милли азчылыкларның мәнфәгатьләрен яклау, ассимиляция сәясәтеннән саклануга юнәлгән бу документта ана телләрен, мәдәниятләрен саклауга, вөҗдан һәм дин ирегенә, азчылыкларның хокукларын яклауга зур игътибар бирелә.

2016 елның мартында Татарстанда милли хәрәкәт вәкилләре Русиянең әлеге конвенцияне бозуын белдергән иде. Татарстан референдумына 24 ел тулуны митинг белән билгеләп үткәндә ТИҮ Европа Берлегенең парламент ассамблеясында тыңлаулар үткәрүне сорады. Бу тыңлауларда Русиянең "Милли азчылыкларны яклау конвенциясе" һәм "Региональ телләр һәм азчылыклар телләренең Европа хартиясен" тупас бозган өчен, төп халыкларның дәүләтчелеген, мәгарифен, телләрен юк иткән өчен гаепле дип танырга чакырдылар.

Милли азчылыкларны яклау конвенциясе

7нче маддә
Яклар (Европа шурасына кергән илләр һәм бу очракта Русия-ред.) милли азчылык вәкиле булган һәркемнең тыныч җыеннар ирегенә һәм ассоциацияләр ирегенә, үз фикерләрен белдерү ирегенә, вөҗдан һәм дин ирегенә хокукын хөрмәт белән тәэмин итә.

10нчы маддә
1.Яклар милли азчылыкка караган һәркемнең ирекле һәм каршылыксыз ана телендә язмача һәм телдән дә шәхси тормышында һәм яшәешендә куллану хокукын тануга җаваплылык ала.
2.Даими яшәгән урыннарында, шулай ук милли азчылыклар аз булмаган җирләрдә, әгәр алар таләбе ихтыяҗларына туры килә икән, яклар мөмкинчелеккә карап, азчылык телләрен хакимиятләр һәм азчылык вәкилләре арасында куллануны тәэмин итүгә омтылырга тиеш була.

14нче маддә
1.Яклар милли азчылык вәкиле булган һәркемнең үзенең телен өйрәнүгә хокукын тануда җаваплы.
2. Даими яшәгән урыннарында, шулай ук милли азчылыклар аз булмаган җирләрдә, яклар, җитәрлек ихтыяҗ булган очракта, мөмкинлеккә карап һәм шулай ук үзләренең мәгариф системнарында азчылык телләрен өйрәнүне һәм бу телдә белем алуны тәэмин итәргә омтылырга тиеш.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG