15 октябрь Ханты-Манси автоном бүлгесенең Сургут шәһәрендә беренче тапкыр үткән "Бишек җыры" фестиваленә тамашачы залны тутырып килгән иде. Фестивальдә Түбән Варта, Нефтеюгански, Мегион, Лангепас, Покачи шәһәрләреннән дә иҗат коллективлары, җырчылар катнашты.
Сургут шәһәре татарларының милли-мәдәни мохтарияте активистлары Розалия һәм Илгиз Сабитовлар бәби көтә. Алар шәһәр Сабантуенда танышкан. Балаларыбызны татар гореф-гадәтләре белән, бишек җырлары җырлап тәрбияләчәкбез, диләр.
"Без – булачак әти-әни. Бу фестивальгә яңа бишек җырлары ишетергә дип килдек. Бала бишек җырын тыңлап үссә, бишек җырыннан үзеңнең татар телең башлана. Мин әнинең бишек җыры җырлаганын хәтерләмим, җырлагандыр дип уйлыйм, әмма апамның кызына җырлаганын ишеткәнем булды. Үземнең Айдар Галимов һәм "Казан егетләре" башкаруындңа бишек җырларын тыңлаганым бар", дип сөйләде Азатлыкка Розалия.
"Бишек җыры" фестивален оештыруның башында торган төбәкнең "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Нүрия Җиһаншина: "Бишек җырларын балаларга күрсәтеп, каннарына сеңдереп калсак, алар үз балаларына да җиткерер дип ышанасыбыз килә", ди.
Фестивальгә килгән ялгыз башкаручылар, сәнгать колективлары да татарның үз бишек җырын торгызырга, яшьләр күңеленә сеңдерергә кирәк дигән фикердә. Дөрес, татарлар күпләп яшәгән, нефть һәм газ табылган бу төбәкләрдә күпчелек "Әлли-бәлли" җыры сакланып калган. Күпләр бу җырны белә, башкара. Фестиваль вакытында да аны берничә тапкыр җырладылар.
Фестиваль Сургут дәүләт университетының концертлар залында үтте. Фоега элекке заманда чигелгән өй бизәү әйберләре, чилгелгән сөлгеләр, калфаклар һәм башка кул эшләре, милли ризыклар да куелган иде.
Фестивальгә килгән төрле шәһәрләрдәге татар оешмалары җитәкчеләре гореф-гадәтләрне торгызу турында да фикер алышты. Ханты-Манси автоном бүлгесе мөселманнары дини идарәсе рәисе, бүлгенең татар мохтарияте җитәкчесе Таһир Саматов яшьләр арасында татар гореф-гадәтләре нигезендә балаларын тәрбияләргә теләүчеләр күпләр дип әйтә.
"Сургутның Җәмиг мәчетенә айга 20-30лап гаилә балага исем куштырырга килә", ди Саматов.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.