Accessibility links

"РЖД" ширкәтенә якын чыганаклар сүзләренә караганда, башта юлның Мәскәү-Владимир өлеше төзеләчәк. Калган өлешен төзү турындагы карарны юлга ихтыяҗ булган очракта гына кабул итәчәкләр, дип яза "Ведомости".

Мондый нәтиҗәгә сентябрь аенда Русия хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович катнашында үткән утырышта килгәннәр, дип яза басма.

Әлеге мәгълүматны Русиянең Ачык хөкүмәт эшләре министры Михаил Абызов раслый. Тизйөрешле юлның Мәскәү-Владимир өлеше 2023 елга кадәр төзелеп бетәргә тиеш, ди ул.

Тимер юл төзелешенә бюджет акчалары кирәк. Аның Казанга кадәр өлешенә чыгымнар 1,28 трлн сумга бәяләнгән. Басмага белдергән өч чыганак та Казанга кадәр тизйөрешле юлны төзү вакыты йә күчереләчәк, йә ул бөтенләй төзелмәячәк, дип фаразлый. Абызов сүзләренә караганда, хөкүмәт өчен юлның Казанга кадәр өлеше өстенлекле юнәлеш булып тора, ләкин проектны башкарып чыгу берничә этапка бүленергә мөмкин.

2016 елның гыйнварында бу юлны төзи башлау һәм тәмамлау вакытлары кичектереләчәге хәбәр ителгән иде инде. Соңрак 2020 елда тәмамларга дип планлаштырылган юл 2021 елда эшли башларга мөмкин, диделәр. Төзелешне 2017 елда башларга теләгән иделәр.

Мәскәүдән Казанга кадәр 770 чакрым озынлыктагы бу юл Русиянең җиде төбәге аша узарга тиеш. Поезд 15 урында, шул исәптән Владимирда, Түбән Новгородта, Чабаксарда, Казанда тукталачак дип белдерелде. Мәскәү-Казан арасын поезд 3 сәгать 30 минутта узар дип планлаштырылды. Хәзер Казаннан Мәскәүгә поездда 12-14 сәгать барасы.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG