Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты экстремизмда гаепләнеп 320 мең сум штрафка хөкем ителде


320 мең сум штрафка хөкем ителгән башкорт активисты бу карар белән килешми
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:42 0:00

Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе 18 октябрьдә танылган башкорт җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Исмәгыйловка 320 мең сум күләмендә штраф җәзасына хөкем итте. Ул Вконтактеда "милләтара низаг уятуда" гаепле дип табылды.

Исмәгыйлов хөкем карары белән килешми һәм Азатлыкка аны шикаять итәргә җыенуын белдерде.

Ул үзен сәяси сәбәпләр белән эзәрлеклиләр дип саный. "Эзәрлекләү 2016 елның 10 декабрендә "Башкорт халкы җыены" уздырганнан соң башланды. Ул вакытта "Башкорт" хәрәкәте җитәкчесе тоткраланган иде, җыенда рәислек итүне үз өстемә алдым. Икенче көнне үк билгесез кешеләргә карата җинаять эше ачтылар. Быел гыйнварда "Ачык Русия" хәрәкәте чараларына теләктәшлек белдердем. Шуннан соң җинаять эшен тизләтеп җибәрделәр. Шуңа күрә, бу хөкем мине актив җәмәгать эшеннән читләштерү өчен кабул ителде", ди Исмәгыйлов.

Активист 2016 елның язында үзенең "Вконтакте" сәхифәсендә Ишбдулды Әбйәлилбаш исеме астында башкорт телендә текст һәм урта гасырлар шагыйре Мөхәмәдьярның "Нуры Содур" поэмасыннан өзек элгән, диелә. Әлеге язмаларда Казан ханлыгы татарлары кире сыйфатта күрсәтелә. Тикшерү дә, соңрак прокуратура да әлеге текстларда "татарларның гамәлләре агрессив һәм башкортларга каршы юнәлгән", "материаллар кимсетү сыйфатына ия, аларда милли яктан нәфрәт һәм дошманлык уяту сыйфатлары бар", дип бәяләнә.

16 октябрьдә узган мәхкәмә утырышында прокурор Исмәгыйловка 400 мең сум күләмендә штраф салуны сораган иде. Ул активистның гаебе "тулысынча дәлилләнгән", дип белдерде. Исмәгыйлов гаебен танымый, башкрот телендәге язманы "мин элмәдем", дип белдерә. Шулай ук ул Мөхәммәдьяр поэмасын да экстремизмга тикшерүдән мәгънә күрми. Чөнки поэма әдәби мирас, тарихи чыганак булып тора, бу хакта Конституция мәхкәмәсе карары да бар, ди активист.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG