Accessibility links

18 октябрьдә Татарстан прокуроры Дөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиевка "экстремистик эшчәнлек алып баруга юл куймаска" дигән кисәтү чыгарган. Кисәтүдә шулай ук ТИҮ документлары татар телендә генә түгел, урыс телендә дә алып барылырга тиешлеге күрсәтелә.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков имзалаган кисәтүдә 2017 елның мартында Татарстан юстиция министрлыгының ТИҮ эшчәнлеген тикшерүе һәм нәтиҗәдә оешманың "үз эшчәнлеген татар телендә генә алып баруы" ачыклануы турында язылган. Бу хакта Idel.Реалиига ТИҮ рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт сөйләгән. Нәфыйков Русия Конституциясе һәм "Русия дәүләт телләре турындагы" канунда Русия җирлегендә урыс теленең дәүләт теле булуын искә төшергән. "Русия дәүләт теле барлык оешмалар эшчәнлегендә һәм канцелярия эшләрен алып баруда кулланылырга тиеш", дигән Нәфыйков.

Ул шулай ук Татарстан Конституциясе нигезендә республикада ике дәүләт теленең тигез хокуклы икәнлеген дә әйтеп уза һәм быел яз ТИҮнең Татарстанда татар телен бердәнбер дәүләт теле итү таләбе белән чыккан мөрәҗәгатькә игътибар итә.

Прокурор хәбәр итүенчә, Казанның тәбәкара экспертизалар үзәге әлеге мөрәҗәгатьтә "телгә мөнәсәбәтле" низаг уятуга юнәлтелгән мәгълүмат сыйфатлары барлыгын ачыклаган.

Татар телен бердәнбер дәүләт теле итүгә чакыруда республика җирлегендә яшәүче урыс телле ватандашларның хокукларын һәм кануни мәнфәгатьләрен чикләүгә омтылыш бар ди Нәфыйков.

Ул шулай ук 11 майда Чаллы ТИҮнең экстремистик оешма дип танылуын һәм Русиядә тыелуын искә төшерә. Моннан тыш, шушы елның 28 июнендә ТИҮ эшчәнлегенә карата җинаять эше ачылуы турында да яза.

"Шулай итеп, ачыкланган фактлар ТИҮ эшчәнлегендә экстремистик эшчәнлек сыйфатлары барлыгын күрсәтә", ди Нәфыйков һәм оешма әгъзаларын "моны булдырырга ярамый", дип кисәтә.

Татарстан прокуроры "Экстермистик эшчәнлеккә каршы тору" канунын бозуны булдырмас өчен ике ай эчендә конкрет оештыру чаралары һәм гамәли чаралар күрергә тәкъдим итә.

ТИҮ эшчәнлегенә карата җинаять эше "нәфрәт яки дошманлык уяту, кешенең абруен төшерү" маддәсе нигезендә ачылган. 21 августта оешма җитәкчесе Фәрит Зәкиевнең өендә тентү узды.

Тәртип саклаучылар Татар иҗтимагый үзәгенең 2015 елның 21 февралендә Халыкара ана теле көненә багышланган пикетында күтәрелгән шигардә һәм 2016 елның 19 февралендә Халыкара ана теле көненә багышланган конференциясе карарында канунга каршы сүзләр бар дип саный.

ТИҮ Татарстан президентына "ватандашлык җәмгыяте институтын юк итүдән саклауны сорап", мөрәҗәгать кабул итте.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG