Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның өч кешесе экстремизмда гаепләнеп иректән мәхрүм ителде


Идел буе бүлгесе хәрби мәхкәмәсе Башкортстанның өч кешесен экстремистик эшчәнлектә, шуларның берсен Учалы тау баету комбинатына террор һөҗүме кылуда гаепләп хөкем карары чыгарды.

Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе белдерүенчә, өчесе дә 2015 елдан исламның радикаль формасына күчкән, интернет аша канунсыз кораллы төркемнәр, шул исәптән Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме әгъзалары белән аралашкан.

Тикшерү версиясенә караганда, 2016 елның 27 маенда гаепләнүчеләрнең берсе террор гамәле оештырган. Ул Учалы тау баету комбинатына бәреп кергән, сакчыга атып, күзен яралаган, аннары бинаның югары катларына менеп, берничә тапкыр кешеләргә аткан, ләкин беркемгә дә тидерә алмаган, кечкенә шартлаткычлар ташлаган һәм бинада янгын чыккан диелә.

Комбинатка һөҗүм итүдә гаепләнүчегә 18 еллык кырыс тәртипле төрмә җәзасы бирелде. Калган икесе җидешәр елга гомум тәртипле колониягә җибәреләчәк.

Моннан тыш, мәхкәмә Учалы тау баету корылмасы җитәкчесенең 8,5 млн сум күләмендә зыянны каплату турындагы шикаятен дә канәгатьләндерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG