Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мостай Кәрим тантанасы – оныгы Тимербулатны халыкка таныту булды"


Тантана кунаклары
Тантана кунаклары

Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 98 ел тулу уңаеннан чаралар узды. Анда Мәскәү кунаклары белән бергә шагыйрьнең оныгы Тимербулат Кәримов та катнашты.

2019 елда Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тула. Юбилейга әле ике ел вакыт булуга карамастан, шагыйрьнең 98 еллыгы уңаеннан шактый зур чаралар узды.

Түгәрәк булмаган юбилей чаралары 19 октябрь "Уфа" һава аланында "Аэрофлот" ширкәтенең Мостай Кәрим исемен йөртүче "Сухой Суперджет-100" очкычын каршы алу белән башланды. Очкычка Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим исемен бирүне республика башлыгы Рөстәм Хәмитов тәкъдим иткән иде. Рөстәм Хәмитовның "Аэрофлот" компаниясенә язган хатында 2019 елда узачак Башкортстанның 100 еллыгы алдыннан Русия әдәбиятына саллы өлеш керткәне өчен берәр очкычка шагыйрь исемен бирү соралган иде. “Аэрофлот” компаниясе җитәкчелеге әлеге сорауны хуплап, сентябрь ахырында яңа очкычларның берсенә Мостай Кәрим исемен бирде. Мостай Кәрим очкычының беренче очышында шагыйрьнең кызы Әлфия Кәримова ​һәм оныгы Тимербулат Кәримов Уфага кунакка кайттылар.

Тимербулат Кәримов
Тимербулат Кәримов

Бәйрәм чаралары 19 октябрь Уфаның мөселман зиратында Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланды. Аннан соң шагыйрь яшәгән йорт янында зур булмаган җыен узды. Шул ук көнне Уфаның Мостай Кәрим исемендәге 158 санлы гимназиясендә әдәби кичә үтте. 12-16 октябрь барган "Мостай укулары" бәйгесенә йомгак ясалды. Ул бәйгедә 300гә якын бала катнашты. Гимназиядә театр музее да ачылды.

Шагыйрьнең туган көне – 20 октябрь Башкорт дәүләт университетында мемориал такта һәм Мостай Кәрим исемендәге иҗат лабораториясе - башкорт теле һәм әдәбиятын өйрәнү үзәге ачылды.

Иосиф Кобзон чыгыш ясый
Иосиф Кобзон чыгыш ясый

Төп чара Уфадагы Мостай Кәрим һәйкәле янында узды. Анда әдипнең кызы Әлфия Кәримова һәм оныгы Тимербулат Кәримов, шулай ук Мәскәү кунаклары катнашты. Мәскәү кунаклары арасында СССРның халык артисты, Русия Дәүләт думасы депутаты Уфада, Русиянең элекке мәдәният министры, халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча Русия президенты вәкиле Михаил Швыдкой, Русиянең күренекле шагыйре, бик күп популяр җырлар авторы Андрей Дементьев, Максим Горький исемендәге Әдәбият институты ректоры Алексей Варламов катнашты. Иосиф Кобзон чыгышында Мостай Кәримне "галәм ватандашы" дип атады.

Уфада Мостай Кәрим һәйкәле
Уфада Мостай Кәрим һәйкәле

Михаил Швыдкой Рәсүл Гамзатов, Чыңгыз Айтматов, Кайсын Кулиев һәм Мостай Кәримне "әдәбият арбасын тарып баручы дүрт ат" дип атады.

Мостай Кәримнең 98 еллыгы шагыйрь исемендәге Яшьләр театрында “Безнең йортның яме” дигән спектакль белән тәмамланды.

Аналитиклар Мостай Кәримнең 98 яшен зурдан кубып үткәрүне алда торган Башкортстан җитәкчесе сайлаулары белән аңлата.

Тарих фәннәре кандидаты, этносәясәтче Илдар Габдрафыйков:

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

“Роснефть” җитәкчесе Игорь Сечин “Башнефть”не сатып алганнан соң республикадагы позициясен тагы да ныгытачагын белдергән иде. Аның бу сүзләре артында кияве Тимербулат Кәримовны Башкортстан җитәкчесе итеп күрү теләге дә булуын сиземләргә мөмкин. Тимербулат Кәримов дәүләт һәм корпоратив идарә итүдә тәҗрибәле, федераль дәрәҗәдә билгеле кеше. Русиянең ягулык-энергетика тармагындагы беренче кеше булган Игорь Сечинның киявен төбәк җитәкчесе итеп күрергә теләве табигый. Бу ният тормышка ашкан очракта республикага начар булмас иде дип уйлыйм. Мостай Кәримнең түгәрәк юбилее түгел, ләкин Мәскәүдән билгеле кешеләр килгән. Моны мин Тимербулатның сайлау кампаниясе димәсәм дә, аның позицияләрен ныгыту, билгелелек өстәү, имиджын күтәрү өчен кирәк дип исәплим. Чөнки бер билгесез кешене республика башлыгы итеп куймыйлар. Бу юбилей чаралары киләчәкне күзаллап уздырылган чаралар дип бәялим.”

Белешмә: Тимербулат Олег улы Кәримов 1974 елның 2 ноябрендә Уфада туган. 1993 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1997 елда Американың Бриджпорт университетын, 2001 елда шушы ук уку йортының MBA (Master of Business Administration) югары идарә итү бизнес-мәктәбен тәмамлый. Американың John S. Herold компаниясендә, “Атон” ширкәтендә, “Уралсиб”, ВТБ банкларында эшли. Бүгенге көндә Русиянең инвестицияләр фонды җитәкчесе киңәшчесе. 2013 елдан Мостай Кәрим фондын оештыручы һәм җитәкчесе вазифасын да башкара.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG