Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әманәт булган туган телне өйрәнү һәр зыялы кешенең изге бурычы"


Казанның ике мәчетендә укылган җомга вәгазьләре тулысынча татар телен саклауга багышланды. Элегрәк республиканың барлык мәчетләрендә дә туган телне өйрәнү һәм саклауның әһәмияте турында җомга вәгазьләре уку тәкъдим ителде.

Җомга көнне Казанның "Галиев" һәм "Тынычлык" мәчетләрендә укылган җомга вәгазьләре тулысынча татар телен саклау һәм үстерүнең кирәклеге, өммәт өчен иминлек, бердәмлектә яшәүнең әһәмиятен аңлатуга багышланды. Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте хәбәр итүенчә, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм имам Тимергали хәзрәт Юлдашев дин кардәшләренә телнең әманәт һәм милләтнең иң беренче һәм мөһим билгесе булуын үтемле мисаллар китереп аңлатырга тырышты.

"Әманәт булган туган телне өйрәнү һәр зыялы кешенең изге бурычы. Яшь буынга да милләтнең рухи, мәдәни һәм әхлакый кодын бары тик туган телдә генә тапшырып була", диде алар.

Билгеле булганча, пәнҗешәмбе көнне Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте киңәшмәсендә Сәмигуллин мөфтияттә татар телле мохит булдыру тәкъдиме белән чыкты.

Элегрәк Татарстан мөселманнары пленумында республикада җомга вәгазьләрен татар телендә алып бару турында карар кабул ителгән иде.

XS
SM
MD
LG