Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Сәмигуллин: "Ислам татар теле сагына чыгарга мәҗбүр"


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татарларга мөрәҗәгать белән чыкты. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте татар телен саклап калу көрәшенә кушыла, ди мөфти.

"Бүген ислам, татар халкының иң хәтәр чакларындагы кебек үк, янә татар теле сагына чыгарга мәҗбүр. Дәүләттән аерылган булса да, динебез халыкның күңелендә яши. Димәк, мөнбәрдән әйтелгән сүзләр сәяси трибунадан кычкырган нотыктан күпкә үтемлерәк. Шуларны исәпкә алып, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте татар телен саклап калу көрәшенә кушылырга булды", ди Татарстан мөфтие.

Ул мөфтияттә татар телле мохит булдыру тәкъдименең матбугат чараларында шау-шу уятуына тукталып уза. Мөфтиятең эчке һәм тышкы багланышларын татар телендә генә башкару башлангычын сәясиләштерергә кирәкми, дип саный Камил хәзрәт. "Аралашу татарча мөмкин булмаганда, безнең белгечләр тагын бер дәүләт телен, хәтта чит телләрне дә, яхшы беләләр", ди мөфти.

Камил Сәмигуллин фикеренчә, татар теленә ихтыяҗ зур. "Инкыйлабка кадәр Казанда татар дин галимнәренең татар телендә 30 меңгә якын хезмәтләре басылган. Аларны укый белергә, өйрәнергә, халыкка дөрес итеп җиткерергә һәм пропагандаларга кирәк. Менә кайда ул татар теленә мохтаҗлык – мөселманнар арасында! Татар теленең республикада кирәге бер тиен, башта сөйләшерлек мохит тудырыгыз, диләр. Без Диния нәзарәтендә татар телле мохит булдырырга карар кылдык. Туган телне ничек саклап калыргамы? Үзегездән башлагыз!", дип мөрәҗәгать итә Татарстан мөфтие.

"Күпләр исламда милләтләргә бүленү юк диләр. Бу чынлап та шулай. Ләкин иң авыр минутларда кеше Аллаһ Раббыбызга дога кылып, ярдәмне гарәп телендә сорый. Сөекле Мөхәммәд Пәйгамбәрәбезнең телендә Хак Тәгаләгә эндәшү, һичшиксез, күркәм күренеш. Әмма догаңны йөрәгең аша уздырып, һәр әйткән сүзеңнең асылын аңлап, анаң күкрәк сөте белән синең авызыңа тамызып салган телдә укылган доганы Аллаһ кабул итмәс дип уйлыйсызмы? Туган телне өйрәнегез, дин кардәшләрем!", дип тәмамлый мөрәҗәгатен Камил хәзрәт.

Билгеле булганча, узган пәнҗешәмбедә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте киңәшмәсендә Сәмигуллин мөфтияттә татар телле мохит булдыру тәкъдиме белән чыкты.

Элегрәк Татарстан мөселманнары пленумында республикада җомга вәгазьләрен татар телендә алып бару турында карар кабул ителгән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG