Accessibility links

24 октябрь Казан шәһәре башкарма комитеты оппозиция вәкиле Алексей Навальный катнашында митингны килештермәде. Мэрия түрәсе Евгений Варакин белдерү хатын митинглар уздыру турындагы федераль канун таләбенә туры китерергә куша.

Навальныйның Казандагы штабы волонтерлары 23 октябрьдә Казан башкарма комитетына биш белдерү хаты җибәргән. Алар 3, 4, 5 ноябрьдә Алексей Навальный катнашында уздырылачак митингларны килештүне сораган. Казан башкарама комитеты идарәсе җитәкчесе Евгений Варакин оештыручыларга "белдерү хатында күрсәтелгән максатларны, чара рәвешен һәм җыен уздыруның башка шартларын" митинглар турындагы федераль канун таләпләренә туры китерергә тәкъдим иткән.

Варакин җыен вакытында тәртип саклауны көчәйтергә кирәк, дип белдерә һәм нинди чаралар күрергә икәнлеген санап китә.

Оешытыручылар исә белдерү хатларында тәртип саклауга кагылышлы чаралар турында тәфсилләп язуларын әйтә. Белдерүдә "медицина ярдәме оештыру", "көчәйтелгән саклык чаралары күреләчәк", дип язылган булган.

Навальныйның Казандагы штабы җитәкчесе Эльвира Дмитриева Idel.Реалиига мэрия җавплары шикаять ителәчәк, дип белдергән.

Казан башкарма комитеты сентябрьдән башлап Навальный катнашындагы митингны килештерүдән алты тапкыр баш тартты.

Алексей Навальный үзенең президент сайлау кампаниясендә катнашуын белдерде һәм Русия шәһәрләрендә сайлаучылар белән очрашулар уздыра башлады. Митинглар Мурмански, Екатеринбур, Омски, Новосибирски, Владивосток, Хабаровски, Оренбур һәм Архангельскида узды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG