Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп өстенә Русия әләмнәре ташлаганнар


Дональд Трамп
Дональд Трамп

АКШ президенты Дональд Трамп өстенә Конгресс бинасында берничә Русия әләме ташлаганнар. Моны Трампның импичменты өчен чыгыш ясаучы активист Райан Клейтон эшләгән, диләр.

Райан Клейтон - American Take Action хәрәкәте әгъзасы. Business Insider мәгълүматына караганда, активист әләмнәрне ыргытканда "Трамп - сатлык җан", дип кычкырган һәм Конгрессны "салымнарны киметү турында түгел, ә хыянәт турында сөйләшергә" чакырган.

АКШ президентына Русия әләмнәрен беренче такыр гына ыргытмыйлар. Апрельдә Трамп Пенсильваниядә чыгыш ясаганда билгесез кеше камералар каршында президент өстенә бер кочак Русия әләме ташлаган иде.

17 октябрь Трамп Кремльнең Америка сайлавына тыкшынуына карата тикшерүне тизрәк төгәлләүне теләвен белдергән иде. Тикшерүне Конгресс комиссияләре һәм бәйсез прокурор алып бара.

Мәскәү башка дәүләтләрдә узган сайлауларга үзенең тыкшынуын кире кага.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG