Accessibility links

Красноярски мәхкәмәсе Вячеслав Мальцевның "Артподготовка" хәрәкәтен экстремистик дип таныды һәм Русиядә тыйды.

Әлеге карар 26 октябрьдә чыгарылган. Хәрәкәтне экстремистик дип тану шикаяте белән төбәк прокуратурасы чыккан, дип яза мәхкәмәнең матбугат хезмәте.

"Артподготовка" хәрәкәтен Мальцев 2011 елда төзегән иде. Хәрәкәтнең максаты дип ул 2017 елның 5 ноябренә билгеләнгән инкыйлаб оештыруны атады. "Артподготовканың" иң популяр шигаре - "Көтмибез, ә әзерләнәбез".

Июльдә Вячеслав Мальцев Русиядән китте. Соңрак аңа сепаратизмга чакыру һәм экстремистик берләшмә оештыру гаепләүләре нигезендә җинаять эше ачылды. 10 октябрьдә Мәскәү мәхкәмәсе ФСБ мөрәҗәгате нигезендә Мальцевны читтән торып сак астына алды. Ул хәзер халыкара эзләүгә игълан ителгән.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG