Русия тарафыннан хөкем ителгән Кырымтатар Милли Мәҗлесенең рәис урынбасарлары Илми Умеров һәм Әхтәм Чийгоз 25 октябрь аннексияләнгән Кырымнан Төркиягә тапшырылган иде. 26 октябрь алар Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән очрашты. 27 октябрь Киевка килделәр. Киев һава аланында үткән матбугат очрашуында алар үзләренең Ватанга - Кырымга кайту ниятләрен кабатлады.
Кырымда Мәскәүдән билгеләнгән Югары мәхкәмә Умеровны Русиянең бербөтенлеген бозуга чакыруда гаепләп ике ел колониягә хөкем иткән иде. Чийгоз 2014 елның 26 февралендә тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнеп сигез ел колониягә хөкем ителгән иде. Аларны яклап дөнья буйлап төрле пикет һәм акцияләр узды, Европа, халыкара оешмалар аларны азат итергә тәләп итте.
25 октябрь Илми Умеров һәм Әхтәм Чийгоз Акмәчет һава аланыннан Анапага җибәрелде. Аннан алар Төркия хезмәтләре озатуында башка очкычта Әнкарага барып җиттеләр.
Илми Умеров һәм Әхтәм Чийгоз иреккә чыккач та Украина президенты Петро Порошенко аларны телефон аша котлады һәм Украинаның Төркиядәге илчесенә аларны Киевга кайтару мәсьәләсен хәл итәргә кушты. Порошенко Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга Илми Умеров һәм Әхтәм Чийгозны азат итүдә ярдәме өчен рәхмәтләрен белдерде.
Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган аларны үзенең утырмасында кабул итте. Илми Умеров һәм Әхтәм Чийгоз иреккә чыгуда ярдәм иткән өчен Эрдоганга рәхмәтләрен белдереп, Кырымдагы кырымтатар, украин һәм башка милләт вәкилләре булган тоткыннарны да азат итүдә булышуны сорадылар.
Аларның адвокаты Николай Полозов милли хәрәкәт җитәкчеләренең Русия президенты Владимир Путиннан ярлыкау сорамаганын раслады.
"Алар җинаять җаваплылыгыннан азат ителде. Ярлыкау хакында сүз юк. Алар бу хакта мөрәҗәгәть язудан баш тарттылар. Мин Путин, Порошенко, Эрдоганның бу хакта сөйләшкәннәрен беләм, ләкин нинди аңлашмалар булганы ябык ишекләр артында калды. Аларга каршы ачылган җинаять эшләре сәяси һәм заказлы иде" диде адвокат.
Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров "Русия Илми Умеров һәм Әхтәм Чийгозны Әнкара аша азат итеп, Украина белән эш итәргә җыенмаганын, бары тик Төркия мөрәҗәгатен канәгатьләндәргәнен күрсәтә. Бу аларның шундый тактикасы. Шулай итеп алар Чийгоз һәм Умеровка Кырымга юллар ябык булганын, аларга Кырымда яшәү мөмкин булмаганын күрсәтәләр", диде.
Илми Умеров һәм Әхтәм Чийгоз Кырымга кайтырга җыена. Кырымга кайту мөмкинме-юкмы икәнен тикшерү өчен алар Украина ягыннан Кырымга чик аша узып карарга тырышачакларын белдерде.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.