Accessibility links

Галишан Нуриәхмәтне Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә алып киткәннәр. Аны Хәтер көне митингында ясалган чыгышларның чара турында белдерү хатындагы темалар белән туры килмәүдә гаеплиләр.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Галишән Нуриәхмәткә карата ачык урам чарасы уздыру тәртибен бозу турында административ эш ачылган. Аны Хәтер көне митингында ясалган чыгышларның алдан Казан башкарма комитетына җибәрелгән белдерү хатындагы темалар белән туры килмәүдә гаеплиләр.

14 октябрьдә Тинчурин бакчасында Казанны басып алганда шәһит китүчеләрнең истәлегенә Хәтер көне узган иде. Чара бер атна кала Казан башкарма комитеты вәкиле Илгиз Сарманов Галишан Нуриәхмәтне митингта мәктәпләрдә татар телен укытуга караган, татар халкы мәнфәгатьләренә кагылышлы темаларны күтәрмәскә дип кисәтте. Моңа карамастан, чарада катнашучылар татар телен саклау турында чыгышлар ясады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG