Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ведомости": Һәр алтынчы русияле үзен һәм гаиләсен туйдыра алмый


Архив фотосы
Архив фотосы

Русия хөкүмәте белгечләре эшләүче фәкыйрь русияләрең төгәл санын атады. Бу – 12,1 млн кеше, ягъни эшләүче халыкның 16,8 процентын тәшкил итә. 2016 елда Русиядә һәр алтынчы кеше үзен һәм гаиләсен тук яшәтә алмаган.

Русиядә һәр алтынчы кешенең керемнәре яшәү минимумы күләменнән кимрәк. Бу хакта хөкүмәтнең аналитика үзәге документына сылтама белән "Ведомости" яза.

Дәүләт тармакларында эшләүче фәкыйрьләр саны шәхси ширкәтләрдә эшләүчеләр белән чагыштырганда дүрт тапкырга күбрәк. Шәхси оешмаларда эшләүчеләрнең өчтән ике өлеше хезмәт куя. Дәүләт хезмәт хакларын экономияли һәм бу киләчәктә белгечләр җитешмәүгә китерергә мөмкин, диелә документта.

Бюджет өлкәсендә чынлап та, аз хезмәт хакы алып эшләүчеләр тупланган, ди Югары икътисад мәктәбе белгече Ростислав Капелюшников. Аның сүзләренә карганда, бу өлкәгә ешрак хатын-кызлар, өлкән кешеләр, түбән белемлеләр килә.

10 милионнан артык русияленең үзләрен һәм гаиләләрен туендыра алмавы нормаль хәл түгел диелә документта. Русиядә фәкыйрьләрнең иң күп өлеше – балалалы кешеләр. Әгәр ике бала икән, аларның хезмәт хакы ике яшәү минимуыннан да артмый, дип сөйли Югары икътисадп мәктәбенең икенче социаль сәясәт институты җитәкчесе Лилия Овчарова. Фәкыйрьләрнең 60 проценты – хезмәт яшендә, аларның 90 проценты эшли, диелә.

Хисап пулаты җитәкчесе Татьяна Голикова июньдә Русиядә фәкыйрьлектә 22 миллион кеше яши, дип белдергән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG