Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка татарларының оешмага берләшүенә 90 ел


Нью-Йорк татарлары Әниләр көнен билгели, 14 май 2017
Нью-Йорк татарлары Әниләр көнен билгели, 14 май 2017

Америкада татар оешмасы 90 еллыгын билгеләргә җыена. Алар Русиядән яңа килгән татарларның ана телләрен белмәвен әйтә.

Америкада татар оешмасы 90 ел элек барлыкка килгән. Аны оештыручылар нигездә Русиядән Кытайга, аннары Төркиягә, соңрак Америкага күченүчеләр була. Америка татар берләшмәсенең элекке җитәкчесе Сәидә ханым Хаҗи Азатлыкка әйтүенчә, 1927 елда татарлар ислам җәмгыяте дип бер идарә коралар. Аның әнисе Рокыя Вафалы да бу оешмада шактый җитәкчелек итә. Бу җәмгыять барлыгын ишеткән татарлар анда килә тора.

АТАның элекке рәисәсе Сәидә Хаҗи: "Берләшмәнең 90 еллыгына әзерләнәбез"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:29 0:00
йөкләү

"Башта Америка ислам җәмгыяте дип атала, соңрак Америка татар берләшмәсе (American Tatar Association - ATA) дип үзгәртелә. Еш җыелабыз, татар-мөселман бәйрәмнәрен уздырабыз. Шагыйрь Габдулла Тукайны искә алу кичәләре, Рамазан, Корбан гаетләре уза, әтиләр көне, әниләр көне дигән бәйрәмнәр дә бар. Елдан елга Сабан туйлары да уздырабыз. Безне хәзер күбрәк белә башладылар. Русиядән яңа килгән эмигрантлар безнең бәйрәм чараларында бик теләп катнаша, әмма әгъза итеп теркәлергә теләми", ди Сәидә ханым.

Аның әйтүенә күрә, бу әгъзалык өчен акча түлисе килмәү белән бәйле булырга мөмкин. Оешмага язылыр өчен бер кеше 200 доллар түләргә тиеш. Аннары ел саен кеше башына 100 доллар түләп тормалы икән. Хәзер берләшмәгә 220ләп кеше теркәлгән.

Сәидә ханым Русиядән яңа килүче татарларның ана телләрен белмәүләрен дә әйтә.

Сәидә Хаҗи
Сәидә Хаҗи

4 ноябрь Америка татар берләшмәсе зурлап үзенең 90 еллыгын билгеләп узачак.

"Казаннан татар конгрессы башлыгы Ринат Закиров киләчәк. Татарстаннан баянчы һәм җырчы да булачак. Чарага Вашингтоннан, Калифорниядән, Чикагодан да, Дубайдан да киләчәкләр. Без аларны каршы алып урнаштырып чарага алып барачакбыз.

Ул Нью-Йоркның зур тантаналы чаралар үткәрелә торган Leonards Palazzo сараенда узачак. Әлегә 175 кунак булыр дип исәпләдек, мөгаен артып та китәр ахры.

Котлаулар, җырлы-биюле тамашалар көтелә. Монда бер татар фольклор төркеме бар. Алар да киләчәк. Лоторея уйнатачакбыз. Бер кешегә Төркиягә, тагын бер кешегә Мәскәүгә сәфәр каралган. Программа алты сәгать дәвам итәчәк", диде Сәидә ханым.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG