Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ксения Собчак штабына блогер Рөстәм Адагамов кушылды


Рөстәм Адагамов
Рөстәм Адагамов

Русия журналисты һәм блогер Рөстәм Адагамов Ксения Собчакның сайлау алды штабына кушылган. Ул социаль челтәрләр һәм блоглар белән эшләячәк.

Бу хакта Фейсбуктагы "Против всех" рәсми төркемендә хәбәр ителә.

Адагамов Русиянең иң танылган блогерларының берсе. 2012 елда ул Собчак белән бергә оппозициянең Координацион шурасына сайланган иде.

Русия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштыруларына караганда, Ксения Собчак турында ни дә булса белүче русияләрнең өчтән бер өлеше ул уңышка ирешер дип исәпләми. Шул ук вакытта ВЦИОМ башлыгы Валерий Федоров чәршәмбе белдерүенчә, Собчак "сәяси аренада яхшы гына чыгыш ясарга мөмкин", чөнки аның кампаниясе турында мәгълүмат киң таралды.

Сишәмбе сәяси технолог Алексей Ситниковның Собчак штабыннан китүе турында билгеле булды. Ул моны Собчак такымындагы финанс авырлыклары һәм буталчыклар белән аңлатты.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG