Аннексияләнгән Кырымга Русиядән куелган башлык Сергей Аксенов газ тәэминаты берничә авылда өзелгән, диде. Электр тәэминаты резерв чыбыктан тоташтырылган. Республика башлыгы әлеге хәлләрнең сәбәбе диверсия булырга мөмкин, дип фаразлый. Террорга каршы дәүләт комитеты газ үткәргечне шартлату версиясен тикшерүе турында белдерде. "Крымгазсети" ширкәте җитәкчесе сүзләренә караганда, газ үткәргечне шартлаткан булырга мөмкиннәр, чөнки торбалар деформацияләнгән.
ТАСС язуынча, Кырымның көньяк ярында яшәүче тугыз мең кеше газсыз калган.
2015 елның ноябрендә Украинадан Кырымга сузылган электр үткәргече җимерелгән иде. Нәтиҗәдә ярымутрау тулысынча диярлек утсыз калды. Төбәктә гадәттән тыш вазгыять игълан ителде. 8 декабрьдә үткәргечнең "Каховка-Титан" дип аталган өлеше төзәтелгәч кенә электр бирелә башлады.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.