Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым тулысынча диярлек электр энергиясез калды


Кырымга электр блокадасы: чуалышлар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:43 0:00

Кырымга электр блокадасы: чуалышлар

Элегрәк Украинада яшәүче кырымтатарлар Украинадан Кырымга илткән юлларны ябып азык-төлек блокадасы оештырган иде.

Якшәмбегә каршы төндә Кырым, тулысынча диярлек, электр энергиясез калды. Акмәчет, Акъяр, Феодосия, Евпатория һәм башка шәһәрләрдә электр белән тәэмин итү туктатылды. Бу хәлне җирле халык социал челәрләрдә раслады. ТАСС агентлыгы “Крымэнерго” ширкәте мөдире Виктор Плакиданың “Кырым тулысынча сүндерелде, өстәмә мәгъдүматны әлегә хәбәр итәлмим” дигән сүзләрен китерә.

Электр энергиясенең зур өлеше Кырымга Украинадан килә. Җомга көнне Херсон өлкәсендә булган шартлау нәтиҗәсендә Кырымга таба сузылган электр юллары баганалары җимерелгән иде.

Шимбә көнне Кырымга ике ай элек блокада башлаган активистлар һәм Украинаның хокук саклау көчләре арасында чуалышлар булды. Соңрак тарафлар каршылыкны туктатып, электр юлларын төзәтергә килгән эшчеләрне электр баганаларына үткәрергә килеште.

Әмма, Кырым блокадасы координаторы Ленур Ислямов Крым.Реалии сәхифәсенә белдерүенчә, активистлар Кырымга электр блокадасы дәвам итәргә җыена.

XS
SM
MD
LG