Accessibility links

"Әлиф" спектакле "Алтын битлек" бәйгесендә өч номинациягә дәгъва кыла


Нурбәк Батулла "Әлиф" спектаклендә
Нурбәк Батулла "Әлиф" спектаклендә

"Әлиф" спектаклен "Алтын битлек" театр бәйгесендә өч номинациягә чыгарганнар. Ул "Заманча бию", "Балет ир-ат роле", "Балет - балетмейстер, хореограф эше" номинацияләренә тәкъдим ителә.

2018 елга "Алтын битлек" номинацияләре һәм лонг-бит исемлеге билгеле булды. "Әлиф" спектакле өч номинациягә дәгъва кыла. Бу хакта Азатлыкка спектакльнең режиссеры Туфан Имаметдинов хәбәр итте. "Алтын битлек"кә "Заманча бию" буларак "Әлиф" спектакле үзе, "Балет - ир-ат роле" номинациясендә биюче Нурбәк Батулла һәм бию куючы буларак Марсель Нуриев дәгъва итә.

Бәйге тәнкыйтьчеләре "Әлиф"не Казанда 22 һәм 25 октябрьдә караган. "Бәйге шартларын үтәп, яз айларында спектакльне Мәскәүдә күрсәтәчәкбез, аннары җиңүчеләр билгеләнәчәк", диде Имаметдинов.

24нче "Алтын битлек" фестивале Мәскәүдә февраль-апрель айларында узачак. Милли театраль премия тапшыру тантанасы 15 апрельдә Большой театрның Яңа сәхнәсендә узачак.

"Әлиф"тән тыш, Татарстаннан Камал театрының "Ак калфагым төшердем кулдан", "Җилкәнсезләр" спекткальләре, Әлмәт татар драма театрының "Кибет" спектакле, Чаллыдагы "Мастеровые" театрының "Ревизор" спектакле "Алтын битлек"кә дәгъва кыла.

Башкорт дәүләт драма театрында куелган "Антигона" спектакле җиде номинациягә чыгарылган.

Номинантлар арасында режиссер Кирилл Серебренников куйган спектакльләр дә бар.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG