Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар дөньясында "Тынлык сәгате"

3 ноябрь татар дөньясында​ "Тынлык сәгате" исемле флешмоб узды. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен бер урынга теркәп барды.

КАЗАН

ЯШЕЛ ҮЗӘН

Error rendering VK.

Bishops Stortford

ЧАЛЛЫ

Error rendering VK.

ЧАЛЛЫ

Татар телен яклап бер сәгать телсез тору чарасына Чаллы "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Илмир Салих һәм журналист, милли хәрәкәт активисты Дамир Шәйхетдин Чаллының билгеле бер сәүдә үзәгендә, кешеләр күп йөри торган урында кушылды.

Дамир Шәйхетдин (с) һәм Илмир Салих, "Тынлык сәгате", Чаллы, 3 ноябрь 2017
Дамир Шәйхетдин (с) һәм Илмир Салих, "Тынлык сәгате", Чаллы, 3 ноябрь 2017

Авызлары ябышкак тасмалар белән ябыштырылган шушы ике кеше сәүдә үзәгенә килүчеләрдә зур кызыксыну тудырды. Якын-тирәдәге сатучылардан бу кешеләрнең нигә болай басып торулары белән кызыксынып, сорауга җавап ала алмагач, кайберләре авызлары ябыштырылган Дамир һәм Илмирның үзләренә дә мөрәҗәгать итеп алды. Алардан җавап булмады. Узып баручылар “Авызларын ябыштыргач, ни өчен чыгып басуларын язып, янәшәме, муеннарынамы элеп куярга кирәк булгандыр”, дигән тәкъдимнәрен күп әйтте.

Бу чара турында аңлаткан берәр язу белән чыксак, безне шундук алып китәрләр иде

Чара тәмамлангач, Азатлыкның “Ябыштырылган иреннәр белән бер сәгать басып тору кыен булдымы?” дигән соравына Илмир Салих “Кыен булды, әлбәттә. Без мөрәҗәгать иткән кешегә җавап бирергә күнеккән. Ә монда теләгән җавабыңны бирә алмыйсың. Сораган кеше игътибар белән җавап көтә. Шул ук вакытта авызның ябштырылган икәнен дә күреп тора алар. Әгәр бу чара турында аңлаткан берәр язу белән чыксак, безне шундук алып китәрләр иде,” дип җавап бирде.

Дамир Шәйхетдин әйтүенчә, сөйләшмәү-дәшмәүләр кайчак файдага да була, безнең дәшми калулар да файдага булсын иде, дип саный. “Әмма татар телсез яшәп булмый. Ана телебез булганда гына без үзебезне тулы сыйфатта, тулы мәгънәдә татар итеп тоябыз” дип ассызыклады Шәйхетдин.

ТӨМӘН

Error rendering VK.

КАЗАН

Татар дөньясында 3 ноябрь Казан вакыты белән көндезге сәгать өчтән дүрткә кадәр тынлык сәгате узды. Дөньяны төрле шәһәрләрендә активистлар Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга каршы басымга шул рәвешле ризасызлык белдерде. Телләре югалырга торган дөньядагы барлык халыкларга мөрәҗәгать итәбез. Карагыз, болар - башкортлар, якутлар, чувашлар, удмуртлар, татарлар! Аларның бердәнбер милли билгеләре калды, ул - тел. Туган телсез дөнья нинди ул?" ди чараны оештыручылар.

Азатлык татар яшьләре хәрәкәте вәкиле Наил Нәбиуллин белдерүенчә, хәрәкәтнең бер активисты Батырхан Әгъзамов әлеге чарада катнашу өчен Казанның Ирек мәйданына автобуста барганда автобусны полиция хезмәткәрләре туктаткан һәм документлар тикшерү сылтавы белән Әгъзамовны автобустан төшергән. Аның документларын һәм телефонын тикшерергә дип алып киткәннәр, соңрак аларны кайтарганнар. Әмма шул сәбәпле активист бу чарага кушылырга өлгерә алмаган.

XS
SM
MD
LG