Accessibility links

Кайнар хәбәр

3 ноябрь ана телен яклап дөнья буйлап "Тынлык сәгате" чарасы уздырыла


3 ноябрь көндезге өчтән дүрткә кадәр дөнья буйлап "Тынлык сәгате" уздырыла. Әлеге флешмобны оештыручылар туган телсез дөньяның нинди булачагын искәртергә тели.

Бер төркем татар активистлары телләрне саклауга юнәлтелгән яңа чара тәкъдим итә - 3 ноябрьдә бер сәгатькә тынып торырга чакыра. "Телләре югалырга торган дөньядагы барлык халыкларга мөрәҗәгать итәбез. Карагыз, болар - башкортлар, якутлар, чувашлар, удмуртлар, татарлар! Аларның бердәнбер милли билгеләре калды, ул - тел. Туган телсез дөнья нинди ул?" ди оештыручылар.

Алар моны моны перформанс рәвешендә ачык мәйданда яки ниндидер галереядә, сәүдә үзәгендә үткәрергә тәкъдим итә. Берничә кеше җыелып, бүлмәдә яки ачык һавада, бергә, тын гына, тел хәле турында уйланырга мөмкин. "Тынлык"ны Инстаграм, Фейсбук, ВКонтакте челтәрләрендә туры эфирга чыгарырга була. "Син дә кушыл, чөнки иртәгә синең халкың телсез кала ала. Сакла ана телеңне!" дип өнди активистлар.

Русиядә ана телләренә кагылышлы вазгыять килеп туганнан соң татарлар арасында төрле флешмоблар оештыру башланды. Бауман урамында татар җырчылары "Туган тел"не җырлады, чираттагы сессия алдыннан Дәүләт шурасы янында активистлар депутатларны һәм түрәләрне "Әлифба" белән каршы алды.

Берничә көн элек инициатив төркем 3 ноябрь Казанның Камал театры каршындагы мәйданында Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укытылуны яклау митингы үткәрү турында мэриягә белдергән иде. Митингта 2 мең кеше катнашачак дип күрсәтелде.

Мэрия митинг үткәрүгә рөхсәт бирмәде, иминлек чараларын тәэмин итү таләбе куйды. Казан башкарма комитеты башлыгы Евгений Варакин имзасы торган җавапта күп кеше катнаша алган чарада тәртип һәм кешеләр иминлеген тәэмин итү таләбе куела, әлеге җитешсезлекләрне төзәтергә кушыла.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG