Төркем вәкилләре Үзбәкстан ватандашы Сайфулло Саиповны "хәлифәтнең бер сугышчысы" дип атады. Бу хакта Reuters сугышчан төркемнең белдерүенә сылтанып хәбәр итә.
Шул ук вакытта басма "Ислам дәүләте" Саипов белән элемтәләре турында бернинди дә дәллиләр китермәгән дип яза. Сугышчыларның эшчәнлеген күзәтчелек итү белән шөгыльләнүче CIT агентлыгы һөҗүм булган көнне "Ислам дәүләте"нең кичке яңалыклар бюллетенендә теракт турында мәгълүмат юк иде дип белдерә.
Сишәмбе Нью-Йоркта 29 яшьлек Саипов арендага алынган йөк машинасында югары тизлектә велосипед юлыннан узып, кешеләрне таптатты һәм мәктәп автобусына бәрелде. Нәтиҗәдә сигез кеше һәлак булды, 12 кеше яраланды. Хакимиятләр әлеге вакыйганы террор гамәле дип атады.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.