Accessibility links

Кайнар хәбәр

Африка студентын үтерүчеләрне сак астында тоту озайтылды


Руслан Архипов мәхкәмәдә
Руслан Архипов мәхкәмәдә

3 ноябрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе Африканың Чад дәүләтеннән килгән студентны үтерүдә һәм экстремистик оешмада катнашуда гаепләнгән Руслан Архипов һәм Роман Хәлиловны сак астында тотуны 7 декабрьгә кадәр озайтты.

Шулай итеп гаепләнүчеләр тикшерү изоляторында тугыз ай утырачак.

Гаепләнүчеләр Роман Хәлилов һәм Руслан Архиповка 18 эпизодта гаепләү белдерелгән. Моңа талаулар, сәламәтлеккә авыр зыян китерү, үтерү һәм экстремистик юнәлешле җинаятьләр кылу өчен оешкан төркем булдыру керә. Алар Африка студент үтерүдә дә гаепләнә.

Чадтан килгән 24 яшьлек студентның мәете бу елның 16 февралендә Гадел Кутуй урамында, КФУ тулай торагы янында табылган иде. Яшь егет күпсанлы пычак яраларыннан үлгән.

22 яшьлек Руслан Архипов (элекке фамилиясе Хиалеев) һәм 19 яшьлек Роман Хәлилов март аенда тоткарланды. Ике егет тә гаепләрен танып, күрсәтмәләр бирде. Полиция мәгълүматларына караганда, алар такырбашлар оешмалары идеологиясен алга сөргән. Икесе дә моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тартылган булган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG