Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар дөньясында тынлык сәгате узды


Татар дөньясында тынлык сәгате узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:16 0:00

Татар дөньясында 3 ноябрь Казан вакыты белән көндезге сәгать өчтән дүрткә кадәр тынлык сәгате узды. Дөньяны төрле шәһәрләрендә активистлар Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга каршы басымга шул рәвешле ризасызлык белдерде. Телләре югалырга торган дөньядагы барлык халыкларга мөрәҗәгать итәбез. Карагыз, болар - башкортлар, якутлар, чувашлар, удмуртлар, татарлар! Аларның бердәнбер милли билгеләре калды, ул - тел. Туган телсез дөнья нинди ул?" ди чараны оештыручылар. Азатлык татар яшьләре хәрәкәте вәкиле Наил Нәбиуллин белдерүенчә, хәрәкәтнең бер активисты Батырхан Әгъзамов әлеге чарада катнашу өчен Казанның Ирек мәйданына автобуста барганда автобусны полиция хезмәткәрләре туктаткан һәм документлар тикшерү сылтавы белән Әгъзамовны автобустан төшергән. Аның документларын һәм телефонын тикшерергә дип алып киткәннәр, соңрак аларны кайтарганнар. Әмма шул сәбәпле активист бу чарага кушылырга өлгерә алмаган.

XS
SM
MD
LG