Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мин татарча сөйләшәм" Кирмән янында Казансу яр буенда узачак


Оештыручылар Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан үтәчәк чараның урыны техник сәбәпләр аркасында үзгәрә дип белдерә.

6 ноябрь Казанда узачак Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан "Мин татарча сөйләшәм" чарасы Бауман урамында түгел, ә Кирмәннең Казансу яр буенда узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәрне социаль челтәрләрдә таратты. Урын үзгәрүне алар техник сәбәпләр белән аңлата.

Чарага багышланган матбугат очрашуында оештыручылар "Мин татарча сөйләшәм"дә урыс һәм чуаш оешмалары да чакырылуны, сәхнәдә татар эстрадасы һәм альтернатив музыка җырчылары җыярлаячагын, федерализм, дәүләтчелек принциплары искә алыначагын белдергән иде.

Гадәттә чара 26 апрель, Габдулла Тукай туган көнендә узса, бу юлы ул чираттан тыш Татарстан Конституциясе көнендә үткәрелә.

6 ноябрь көнне шулай ук Татарстан иҗтимагый үзәгенең дә концерт-митинг үткәрүе дә билгеле. Ул чара көндезге сәгать бердә башлана.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG