Accessibility links

Дүләт Думасына кертелгән яңа канун өлгесендә Росгвардия гаскәрләренә төбәкләр башлыкларын саклау бурычы куела. Моның өчен төбәкләр түләргә, ә акчалар дәүләт казнасына кертелергә тиеш булачак.

Русия президенты Дәүләт Думасына Росгвардия гаскәрләренең вәкаләтләрен арттыра торган канун өлгесе кертте. Документта Росгвардиягә "Русия төбәкләренең югары вазифадагы затларының иминлеген тәэмин итү" бурычы куела, дип белдерелә.

Канун өлгесенә ярашлы, теге яки бу башлык Русия президенты рөхсәте белән сакланачак. Шул ук вакытта бу хезмәт түләүле, аны төбәкләр килешү нигезендә түләячәк.

Тарифларны хөкүмәт раслаячак, ә саклаудан кергән табыш тулысынча федераль бюджетка җибәрелергә тиеш, диелә.

Моңа кадәр эшләүче кануннарга ярашлы, Росгвардия хөкүмәт тарафыннан расланган аеруча мөһим корылмаларны һәм килешү нигезендә физик һәм юридик затларның милкен саклый иде.

2016 елдан Росгвардия карамагына элек эчке эшләр министрлыгында булган "Охрана" дәүләт унитар оешмасы да күчте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG